Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә социаль куркыныч гаиләләрне контрольдә тоталар

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакырылган тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы, эчкече ата-аналар аларның иминлеге өчен тырышуны аңламый. Алар үзләрен нормаль тормыш алып барабыз дип саныйлар. Чирмешәннән ике бала анасы С. үзенең салгаларга яратуында да эчкече ирен гаепли. Алар социаль куркыныч гаилә буларак исәптә торалар, комиссия утырышына да икенче...

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына чакырылган тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы, эчкече ата-аналар аларның иминлеге өчен тырышуны аңламый. Алар үзләрен нормаль тормыш алып барабыз дип саныйлар.

Чирмешәннән ике бала анасы С. үзенең салгаларга яратуында да эчкече ирен гаепли. Алар социаль куркыныч гаилә буларак исәптә торалар, комиссия утырышына да икенче тапкыр чакырылганнар. Комиссия членнары бу гаиләне даими контрольдә тотачак. Ана кешегә баласын бакчага биреп, эшкә урнашу бурычы куелды.
Ә 16 яшьлек Туймәт егетенең автомобильдә җилдерәсе килгән. Әтисенең рөхсәтеннән башка автомобильгә утырып чыгып киткән яшүсмерне авыл урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Уку йортыннан алынган яхшы характеристикасын исәпкә алып, яшүсмергә кисәтү генә ясалды.
Комиссия утырышында уңышсыз гаиләләрне иртә срокларда ачыклау, аларга вакытында ярдәм итү, мәгариф оешмаларында балаларның туклануын оештыру кебек сораулар да тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ЮХИДИ