Бүген Бөтенрусия күләмендә узган "Зур этнографик диктант" язу акциясендә төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтә булган 46 райондашыбыз катнашты. Гомумән, әлеге сынауны республиканың 20 районында оештырганнар.
Бездә диктантчылар район мәдәният йортының тамаша залына җыелды. Диктант дигәнең, диктант ук түгел - сорауларга әзер җаваплар арасыннан 45 минут эчендә дөресләрен табып тутыру шарт,...
Бүген Бөтенрусия күләмендә узган "Зур этнографик диктант" язу акциясендә төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтә булган 46 райондашыбыз катнашты. Гомумән, әлеге сынауны республиканың 20 районында оештырганнар.
Бездә диктантчылар район мәдәният йортының тамаша залына җыелды. Диктант дигәнең, диктант ук түгел - сорауларга әзер җаваплар арасыннан 45 минут эчендә дөресләрен табып тутыру шарт, тест инде, кыскасы. 30 сорауны үз эченә алган шушы "билетлар"ны акциядә катнашучыларга волонтерлар таратты. Сорауларга җавап биреп, иң күбе йөз балл җыярга мөмкин икән.Тестларда милли киемнәр, ризыклар, торак, гореф-гадәтләр, халык саннары буенча һәм башка шуның ише белемнәр тикшерелә. Кирпеч заводыннан 78 яшьлек Валерий Ермишев та сынау узарга булган.
-Диктант турында район газетасыннан укып белдем. Минем 10 класс белемем бар, сорауларның бик кыеннары да очрады, ә кайберләрен ансат яздым, милли республика шәһәрләре, кайсы халык нинди дин тота - миңа шундый биремнәр җиңелрәк бирелде, - диде Валерий Данилович.
Төшке аш алдыннан узган бәйге сорауларында "тәмле" сораулар, төрле халыкларның милли ризыклары - пәхләвә, кулебяка, хинкали, борщ, лагман ише ашларны кемнәр пешерә дигәннәре дә бар иде.
-Мин белемем буенча география укытучысы, диктантны начар язмадым бугай. Сораулар кызыклы, күп халыкларны тормышын, гореф-гадәтләрен үз эченә алган, - ди Чирмешәннән Ирина Суворова. - Кызганыч, бай мәдәнияте, тарихы булган кайбер аз санлы халыклар юкка чыга бара. Ерак китәсе түгел, минем үземдә рус, мордва каны ага. Мордва телен аңлыйм гына, сөйләшә белмим. Ә андыйлар хәзер яшьләр арасында бик күп. Бу диктант аз санлы халыкларга игътибар билгесе дә. Россиядә 200дән күбрәк телдә, диалектта сөйләшәләр, төрле диннәр тоталар. Шуңа да карамастан, иң мөһиме - тату яшибез. Төп байлыгыбыз шул.
Районда бу акцияне оештыручылар - Ольга Маркова (район мәдәният йорты) һәм Надежда Фомина (район мәгариф бүлеге) әйтүләренчә, диктантчыларның эшләре районда ук тикшерелеп, беркетмәләр Казанга җибәрелә. Эшләр аноним: билетларга идентификацион номер гына язылды. Һәр катнашучы истәлекле сертификатка ия.
Нет комментариев