Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә әфган сугышы ветераннарын кунак иттеләр

Традиция буенча, 15 февраль көнне Әфганчы-интернационалист сугышчыларны район үзәгенә дәшеп кунак иттеләр. Әфган сугышында 88 райондашыбыз катнашкан, бүген 73се ТР Хәрби комиссариатының район бүлегендә исәптә тора. Әфганчы якташларыбыз Җиңү паркына митингка җыелып, сугыш кырында һәлак булган иптәшләрен, соңрак, тыныч тормышта арабыздан киткән якташларны да искә алдылар, хәрби пехота машинасы түренә...

Традиция буенча, 15 февраль көнне Әфганчы-интернационалист сугышчыларны район үзәгенә дәшеп кунак иттеләр.

Әфган сугышында 88 райондашыбыз катнашкан, бүген 73се ТР Хәрби комиссариатының район бүлегендә исәптә тора.
Әфганчы якташларыбыз Җиңү паркына митингка җыелып, сугыш кырында һәлак булган иптәшләрен, соңрак, тыныч тормышта арабыздан киткән якташларны да искә алдылар, хәрби пехота машинасы түренә венок салдылар.
Әфганстанда тугыз елдан артык дәвам иткән сугыш безнең ил халкына да күп кайгы, хәсрәт алып килде. Совет гаскәрләре әлеге илдән чыгарылуга 27 ел вакыт үтте, әмма андагы югалтулар хакында онытырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы әфганчылар 15 февраль