Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә 90 яшьлек юбилярларга бүләк тапшырдылар

Сугыш михнәтләрен күргән балаларны күркәм юбилейлары белән котлап РФ Президентының Котлау хатын тапшыру быел да дәвам итә. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да 90, 95 яшьләрен тутырган райондашларыбызның башыннан үткән сынаулар.

Тукай поселогында гомер итүче 90 яшьлек Минхаҗәр Нигъмәтуллинаның  хезмәт юлы 12 яшендә башланып китә. Аңа сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга туры килгән, ул өлкәннәр белән беррәттән колхозның төрле эшләрендә хезмәт куйган.

1950 нче елны ул Якты Тау егетенә - Кәшиф Нәсыйбулла улына кияүгә чыга. Яшьләр Үзбәкстандагы Алмалык шәһәренә китеп урнашалар. Минхаҗәр  төзелештә, балалар бакчасында, заводта эшли, тормыш иптәше тракторчы була. Нигъмәтуллиннар 50 ел бергә гомер итәләр, дүрт бала үстерәләр.

Лаеклы ялга чыккач, алар Минхаҗәр әбинең  туган авылына, Тукай поселогына күченеп кайталар. Минхаҗәр әби бер-бер артлы ирен һәм өч баласын соңгы юлга озата.  Бүген ул килене Хадичә тәрбиясендә  яши.

Лашман кызы Якутелҗинан Галиева да - сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, барысына түзгән буын вәкиле. Ул озак еллар авыл мәктәбендә хезмәт куйган, кыш айларында кабинетларны утын ягып җылытырга туры килсә, җәй көне шул утынны, мәктәпне яңа уку елына әзерләп узган. Әбигә торыш корырга насыйп булмаган, ул гомере буе мәктәп укучыларын кайгыртып яшәгән. Шуңа да ачык йөзле, уңган - булган әбине күршеләре, туганнары бик хөрмәт итәләр, туган көне-юбилее белән котларга да килгәннәр.

Юбилярларны шулай ук район хакимияте, социаль яклау бүлеге һәм авыл җирлекләре  Советлары вәкилләре дә тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев