Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән яшьләре эшче һөнәрләрен сайлый

Россия 2019 елда, Казанда, һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Халыкара жюри дүшәмбе көнне Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills lnternatlonal генассамблеясендә шундый карар чыгарды. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү хокукы өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дә көрәште, тик жюри әгъзаларының күпчелеге Казан...

Россия 2019 елда, Казанда, һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Халыкара жюри дүшәмбе көнне Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills lnternatlonal генассамблеясендә шундый карар чыгарды. Татарстан делегациясен Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чемпионатны үз территориясендә кабул итү хокукы өчен Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дә көрәште, тик жюри әгъзаларының күпчелеге Казан өчен тавыш бирде.

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү турыдан-туры икътисадка бәйле, ә бу Республика җитәкчелеге һәм аның Лидеры Рөстәм Миңнехановның үз алдына куйган өстенлекле бурычларының берсе.
Безнең районда да авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүче кадрлар әзерләүне яхшырту юнәлешендә зур эш алып барыла.
Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы - элеккеге 106нчы һөнәр училищесы быел 17 тракторчы-машинист, 15 газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, 14 электромонтер, 17 пешекче-кондитер әзерләп чыгарган. Әгәр өч айлык курсларда укып тракторчы һөнәре алган 11 кешене һәм 23 пешекчене дә исәпкә алсак - алар 97 үк.
- Болар барысы да тормышта һәркемгә кирәкле эшче һәнәрләр, - ди филиал управляющие Владимир Островский. - Дөрес, барысы да тиз генә эшкә урнаша алмый, күбесен армия хезмәте көтә. Ә бер ел вакыт бик тиз үтә, кичәге дипломлы солдатка күңеленә хуш килгән эш табу да җиңелрәк була.
Филиал җитәкчесе моңа элеккеге укучылары - "ЧирмешәнАГРО" механизаторы Александр Беззубовны мисалга китерде. Быел Сабан туенда аны кыр батыры дип таныдылар, тәкә һәм башка бүләкләр тапшырдылар. Александр техниканы да бик яхшы белә - универсаль механизатор.
Татарстан җитәкчелеге җитештерү предприятиеләре һәм республика югары уку йортлары белән берлектә эшче һө­нәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү белән кызыксына. Үткән ел Татарстанда 5 ресурс үзәге барлыкка килде, быел тагын 5 үзәк ачылачак. Барлыгы 25 заманча шундый үзәк барлыкка киләчәк. Колледжлар һәм югары уку йортлары җирле җитештерүчеләр белән бөтенләй башка элемтә тоталар.
Туган җирендә кирәкле кешеләр булучылар да бар. Бу сүзләрне кайчандыр һөнәр училищесын тәмамлаган, бүген Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы булган Юрий Стукалин турында әйтергә була.
"Һөнәре буенча иң яхшы" республика конкурсының җи­ңүчесе, шушы техникум филиалының студенты Евгений Юнусовка (хәзер инде анда укыганнар курсант түгел, ә студентлар) Казан дәүләт аграр университетына керү өчен сертификат тапшырдылар.
Шул ук бәйгедә үзенең белемен һәм һөнәри осталыгын күрсәткән пешекче-кондитер Алия Шакирова Дипломга ия булды.
Элеккеге чыгарылыш курсантлары, ә бүген инде укыту-производство мастерлары Илсур Шакиров, Денис Миронов, яшьләрнең остазы Виктор Инякиннар турында да бик күп мактау сүзләре ишетергә була.
- Күптән түгел генә филиал әзерләячәк барлык һөнәрләр буенча алдагы 6 елга аккредитация үттек, - ди Владимир Александрович. - Без эшче һөнәрләр - тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы, электр монтеры, пешекче-кондитерлар белән беррәттән урта звено җитәкчеләре - техник-механиклар да әзерли алуыбызны раслый алдык. Моның өчен күп эш башкарылды. Эшче белгечләр кабинетына, тулаем бер миллион ярым сумлык бәягә материаль-техник җиһазлар алдык.
Бүген Нурлат аграр техникумы филиалының укыту-производство хуҗалыгында кызу чор: 120 гектарда игелгән арпа, 105 гектарда көзге бодай кырларында урак бара. Җәй буе эшкәртелгән 70 гектар чиста пар җирләренә көзге культуралар чәчелә.
Озакламый уку кабинетларына 200ләп студент киләчәк, шуларның 100се - беренче курска. Алар - булачак җир хуҗалары. Яшь гаиләләргә һәм белгечләргә президент программалары туган җирендә берегергә ярдәм итәчәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Рөстәм Миңнеханов чемпионат Республики