Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән ветераны фронтовик әтисенең җырларын башкара

Чирмешәннән Екатерина Зайцева авырлыкларны күп татыган. Катяга 4 яшь вакытта аның әтисе Николайны Бөек Ватан сугышына алалар, әнисе берсеннән-берсе бәләкәй 5 бала белән кала. -Ашарыбызга - черек бәрәңге, алабута, кычыткан. Салым өчен сыерыбызны да алып чыгып киттеләр, - дип ул елларны күз яшьләре аша исенә төшерә Екатерина Николаевна. -Сыерны бирмәскә...

Чирмешәннән Екатерина Зайцева авырлыкларны күп татыган. Катяга 4 яшь вакытта аның әтисе Николайны Бөек Ватан сугышына алалар, әнисе берсеннән-берсе бәләкәй 5 бала белән кала.

-Ашарыбызга - черек бәрәңге, алабута, кычыткан. Салым өчен сыерыбызны да алып чыгып киттеләр, - дип ул елларны күз яшьләре аша исенә төшерә Екатерина Николаевна. -Сыерны бирмәскә теләп койрыгына асылындым, шул чакта бер абый, һич онытмыйм, миңа камчы белән сукты.
Әтиләре сыңар аяк белән булса да гаиләсе, балалары янына кайта, тик озак яшәми.
-Без энем белән әтидән сугыш турында сөйләвен сорый идек, тик ул бу хакта сөйләргә яратмады. Бары госпитальдә ятканда өйрәнгән җырын гына көйли иде, әле дә аны яттан беләм, - Катя әби.
Якташыбыз бу җырны ветераннар өчен оештырылган Чыршы бәйрәмендә җырларга җыенган булган, тик авырып китеп бәйрәмгә бара гына алмаган, шуңа күңеле төшкән.
Екатерина Зайцева Чирмешән елгасы аша күпер төзүдә катнашкан, котлован казыганнар. Торф чыгару эшенә дә җибәргәннәр. Самарага сугымга көтү белән маллар да куып барганнарын искә төшерә ветеран.
Екатерина Николаевна 38 ел район үзәк больницасында хатын-кызлар консультациясендә җыештыручы булып эшләгән, әле пенсиягә чыккач та өч ел хезмәтен дәвам иткән. Хәзерге больница төзелгәнче җыештыручыларга биналарны мич ягып җылытырга, утынны үзләренә кисәргә, ярырга туры килә.
-Врачлар, авырулар килгән җиргә бүлмәләр җылы булсын өчен иртәнге өчтән үк барып мичкә яга идем. Утынны көз көне генә әзерләгәнлектән ул кибеп өлгерми, чи була иде, шуңа кабызып җибәрү өчен коры утынны өйдән чанага төяп барырга улым булыша иде, - ди Екатерина Зайцева.
Аның эшләү дәверендә алты баш врач алмашына, барысы белән дә уртак тел табып эшли ул. Аның тырышлыгын күрәләр, "Күпьеллык тырыш хезмәте өчен" медале белән бүләклиләр, ул - хезмәт ветераны. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да күп.
Екатерина Николаевна 48 яшендә тол калып 4 улын ялгызы үстерә. Бүген, армиядән икенче группа инвалид булып кайткан улы Валерий белән гомер итәләр, калган балалары да гел ярдәм итеп торалар. Екатерина Зайцева бүгенге тормышыннан бик канәгать. Ара бик якын булмаса да, чиркәүгә гыйбадәт кылырга да йөри әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бөек Ватан сугышы ветераны Зайцев фронтовик