Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән техникумы студенты тарихчы булырга, БМВда йөрергә кызыга

Редакциягә чандыр гына гәүдәле бер егет кереп, район газетасының элек чыккан төпләнмәләрен карап чыгарга рөхсәт сорады. Гаҗәп тоелды, гадәттә андый гозер белән безгә олы яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә. Кызык, кем икән бу  кызыксынучан егет?

Илсур Гарифуллин  Чирмешән аграр техникумы студенты, Түбән Кәминкә егете булып чыкты, 19 яшь үзенә.

-Тарих белән “саташам”, миңа район газетасындагы кеше язмышлары, үткәннәр хакындыгы язмалар кызык. Илдар Кыямов Кара Чишмә авылы турындагы китабын бүләк иткән иде, аны укып чыктым. Александр Семайкинның “Күтәмә тарихы”  да мавыктыргыч хезмәт. Соңгы вакытларда газетада еш чыга торган, 30, 40, 50 елгы элеккеге хәбәрләргә  күзәтү  дә бик ошый, заман рухы сизелә. Бик каты төзегәннәр, эшләгәннәр ул чорда.

-Тагын нинди китаплар укыйсың, Илсур?

-Район үзәк китапханәсеннән Александр Хинштейнның Брежнев турында китабын алдым, шуны  укыйм әле бу арада: 672 битле, 400ен укыдым. Ничек кенә сүксәләр дә, ул ил башында торган вакыт көчле заман булган икән: тормыш дәрәҗәсе югары, туучылар күп, фән үскән, ачышлар бихисап. Хрущев заманында тыелган  әдәбият кире кайткан. Сталин турында, район авыллары турында китаплар укыдым.

-”Безнең Чирмешән“ ничек?

-Авыл кешеләре хакында язмалар ошый. Яшьләр темасына материаллар азрак, мәктәп яшендәгеләр турында күп язасыз, алардан бераз олыраклар турында – юк.

Сайттагы фотоларны карыйм,  яхшы, белеп  төшерәсез, чын фотографлар кебек, мин алай эшли алмас идем кебек.

-Киләчәгеңне ничек күрәсең: авылдымы, шәһәрдәме?

-Яхшы түләүле эш булса, нишләп авылда яшәмәскә?! Шәһәр җирен өнәп бетермим.

-Кызлар бармы?

- Җитәрлек.

-Үзеңнеке?

-Әлегә юк. Кызлар янына чит авылларга барабыз, безгә дә килүче егетләр бар. Үзара дус яшибез. Элек безнең авылга  чит егетләргә килергә бик ярамаган, диләр. Безнең авыл яшьләре  бик усал, әрсез, сугышчан булган, дип сөйлиләр.

-Өйдә нишлисең?

-Укудан кайткач, маллар карыйм. Әйтәм бит, китап, газета укыйм.

- Клубка чыгасызмы?

-Һәр көнне, бильярд уйныйбыз. КВНда катнашам, шуңа әзерләнәбез.

-Әти-әниең, туганнарың кемнәр?

-Әтием Әмир - механизатор, баянчы, әнием Гөлия - шәфкать туташы.  Абыем Данияр җырлый, Әлмәттә яши, икенче абыем Илвир  авылда да, шәһәрдә дә тора, җырга оста.

-Техникумда ничек хәлләр?

-Яхшы, ошый.  Хокук дәресен аеруча яратам, Ольга Анатольевна Долгополова укыта. Яшермим, техникага артык исем китми, кирәк дип кенә укыйм. Тарих белән бәйле югары уку йортына укырга керәсем килә, көчем җитәр, дип уйлыйм.

-Машинаң бармы?

- Юк, БМВга кызыгам, хыял гына булып калырмы, белмим.

- Ә “права”ң?

- Права да юк әле, Күрү генә начаррак, күзлек киям.

- Кушаматың бармы?

-Күп кешене белгәнлектән, техникумдагы малайлар - “ФСБ”, хәтер яхшы булганлыктан, авылда “аяклы энциклопедия”, диләр. Авылда бөтен машиналарның номерын яттан хәтерләгәч: “Сиңа ДПСник булырга калган”, – дип тә көләләр.

-Кушаматларга үпкәләмисеңме?

-Юк инде.

- Хыялың, теләгең.

- Бар халык исән-сау булсын!

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев