Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында ау сезоны башлана

Көзгә кереп барабыз, 7 сентябрьдән, кичке биштән каурыйлы кошларга - каз-үрдәккә диик, ау сезоны башлана. Бераз соңрак башка төр кайбер хайван, җәнлекләргә дә ау рөхсәт ителәчәк икән.

-Кошлар дигәннән,  безнең районда кыр казларының даими яшәү урыны юк, алар безнең аша очып узып кына китәләр, ә менә үрдәкләрнең “пропискалы адреслары” бар, андый урыннарны аучылар яхшы белә, - ди ТР Биоресурслар буенча  Дәүләт комитетының районара бүлегенең райондагы начальнигы Фәрит Мәгъсумов.

Фәрит Фатыйх улы әйтүенчә,  районда ау сезонында ел да 60-70 кеше сунарчылыкка рөхсәт ала икән.  Әлмәт, Шентала районнарының безгә чиктәш авылларыннан безнең якларда кәсеп итәргә яратучы аучылар бар икән. Чирмешән аучылары исә, нигездә, район үзәгендә яшәүчеләр.

Районда ике ау хуҗалыгы бар: берсе - районның аучылар һәм балыкчылар  оешмасыныкы, икенчесе - коммерцияле булмаган “Лебяжье” фонды. Тагын әле гомуми файдаланудагы җирләрдә  аулау мөмкин. Анда аучылык итү өчен күпфункцияле үзәктән рөхсәт алырга була.

15 сентябрьдә төлкеләргә дә ау сезоны ачыла. Дөрес, халыктан аларның һөҗүмнәре белән бәйле моң-зарлар күп булганлыктан, әлеге хайваннарның санын контрольдә тоту өчен төлкеләрне атуга кайбер аучыларга  алдан ук рөхсәт бирергә туры килгән. Соңгы елларда безнең район территориясендә кыр кәҗәләре (косулялар) нык арткан. Аларны да, махсус рөхсәт алып, 1 октябрьдән ауларга була. Шулай ук пошига һәм кабан дуңгызына, су җәнлеге – кондызга да ау шул көннән башлана.

Бурсыкка ау 15 августтан 31 октябрьгә кадәр рөхсәт ителә.

-15 октябрьдән куяннарга да ау ачылачак. Тик үр куянына гына  (заяц-русак), ә аккуян (заяц-беляк) дигәненә ау тыела. Соңгысы Татарстан Республикасының “Кызыл Китабы”на кертелгән. Андый китапка кертелмәсә дә, соры кыр тавыгын (серая куропатка) һәм көртлекне, ягъни урман тавыгын (тетерев) ауларга ярамый.  Бу аларның саны кимү белән бәйле, - ди Фәрит Мәгъсумов.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев