Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында яшәүчеләрне бер уч борчак өчен рәшәткә артына утыртканнар

Быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 май көнне республикабызның сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Әлеге тантаналы чарага безнең районнан Әмирдә яшәүче Хафизә Рәхмәтуллина да барды. Хафизә Ярулла кызы Туймәт авылында туып үсә. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. -Ул вакытларны күз...

Быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 7 май көнне республикабызның сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашты.

Әлеге тантаналы чарага безнең районнан Әмирдә яшәүче Хафизә Рәхмәтуллина да барды.
Хафизә Ярулла кызы Туймәт авылында туып үсә. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була.
-Ул вакытларны күз яшьләрсез генә искә төшереп булмый. Халык ничек түзде икән, хәзер уйлап хәйран калам. Фронтка китүчеләрне бөтен авыл халкы озатып кала иде. Без дә, бала - чага шунда аяк астында буталабыз , ә аннан соң ир - егетләргә озак кына кул болгап басып тора идек, - дип искә ала узганнарны Хафизә апа. - Алар сугышка киткәч, безгә дә өлкәннәр белән беррәтән колхоз эшенә йөрергә туры килде. Тормышлар бик авыр иде. Мәктәпкә йөрергә дә җае чыкмады, дөресен әйткәндә, дәфтәр, ручка алырга да акча булмады. Ул турыда уйламадык та инде. Ачлыктан исән каласы иде. Черегән бәрәңге, балтырган, алабута ашап үстек. Бервакыт биш кызны, мин дә шунда, колхоз кырына орлык борчагы урырга җибәрделәр. Шуннан һәрберебез бер уч борчакны оек балтырына кыстырып, кайтырга чыктык. Килеп чыкмасынмы уполномоченный. Безне колхоз идарәсенә алып кайтып, ябып куйдылар. Иртән безне район үзәгенә алып китергә машина да килеп басты. Ярый әле шунда кладовщик Фәизхан абый килеп чыкты, ул безне төрмәдән кыткарды.
Сугыштан соң да Хафизә апага авырлыкларны күп күрергә туры килә. Иваново өлкәсенә торф чыгарырга да җибәрәләр аны, данлыклы Тумба урманнарында агач та кисә. Ә инде Казанга 850 баш терлек куып барганын сөйләгәндә, елап та, көлеп тә алды.
-Дүрт кеше куып бардык шул көтүне, - дип сөйли әңгәмәдәшем. - Көндез барабыз, төнгегә ялга туктыйбыз. Исемдә дә юк инде хәзер, ничә көн юлда булганбыздыр, ике ай дигән дә авылга әйләнеп кайттым. Бетләп беттек. Аллага шөкер, бер башны югалтмыйча тиешле урынга тапшырдык.
Хәзер инде, Аллага шөкер, дөньялар имин, тыныч торсын, табыннардан ризык өзелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Әмир авылы