Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районына солдатлар кайта

Районда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш тәмамланды, ә үткән көздә армиягә киткән егетләребез туган якларга кайта. Лашманнан Динар һәм Дания Закировалар, Әмирдән Әкъдәс һәм Флера Җиһаншиннар, Чирмешәннән Рәшит һәм Рәйсә Илалтдиновлар гаиләләре дә солдат уллары белән күрештеләр. Илнур Закиров бик еракта, Приморск краенда Япон диңгезе буенда хезмәт иткән. Ул яр буе...

Районда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш тәмамланды, ә үткән көздә армиягә киткән егетләребез туган якларга кайта.

Лашманнан Динар һәм Дания Закировалар, Әмирдән Әкъдәс һәм Флера Җиһаншиннар, Чирмешәннән Рәшит һәм Рәйсә Илалтдиновлар гаиләләре дә солдат уллары белән күрештеләр.
Илнур Закиров бик еракта, Приморск краенда Япон диңгезе буенда хезмәт иткән. Ул яр буе часте матросы, хәрби белгечлеге - химик. Чыныгу алып, дөнья күреп, тормышка карашы үзгәреп кайткан.
Әмирдән Рәмис Җиһаншин Чиләбе өлкәсенең Трехгорный гарнизонында яшертен (секретный) гаскәрләрдә сапер булган. Сирәк-мирәк кенә командировкаларга барсалар да, аларның часте ябык була, увольнениеларга чыгу эләкми.
-Армиядән ничектер иреккә сусап кайттым, - ди Рәмис. -Атнага бер тапкыр телефон аша сөйләшү мөмкинлеге булса да, фотога төшәргә, интернеттан файдаланырга да ярамады. Шуны әйтә алам, армия дөньяга, кешеләргә карашны үзгәртә икән.
Чирмешән егете Рәфис Илалтдинов Свердловск өлкәсендәге Елань гарнизонында хәрби бурычын үтәгән. Белгечлеге - мото-укчы Рәфис югары уку йортында зоолог һөнәре алган. Шуңа аңа хезмәт этләрен ышанып тапшыралар, 6 ай кинолог булган ул. Соңрак аңа мастер-аккумуляторщик хезмәтен йөклиләр.
Хәрби хезмәткә җыенучы яшьләргә армиядән курыкмаска, спортта чыныгу алып барырга киңәш итәләр егетләр.
Солдатлар өчесе дә армиягә югары белем алып киткәннәр. Эшсез озак торырга исәпләре юк. Илнур белән Рәфис шәһәргә китәргә уйласа, Рәмис районда эш табарга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы солдатлар армиядән кайтты