Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы полицейскилары Дагыстанда тәртип саклый

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы полиция бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов белән участок уполномоченныйлары начальнигы Марат Сабировларның алты айлык хезмәт командировкасы дәвам итә.

Якташларыбыз Дагыстан республикасы, Унцукул районы, Шамилькала поселогында хезмәт итәләр, тәртип сагында торалар.

-Хезмәттәшләребез белән телефон аша элемтәдә торабыз, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Хәлил Шарапов. - Бар да яхшы, диләр. Хезмәт срокларының дүрт ае узды да.

Хокук сакчыларының командировкасы июньдә башланган, аерым хәлләр килеп чыкмаса, алар туган якка декабрь ахырында кайтырга тиеш.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев