Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән лицее укучысы Рәйханә Мәслахетдинова “Алтын каләм” фестивалендә катнашты

"Волга" яшьләр үзәгендә "Алтын каләм" республикакүләм балалар, яшүмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале булып узды. Әлеге чарада безнең районнан Чирмешән лицее укучысы Рәйханә Мәслахетдинова да катнашты. -Фестивальне ачу тантанасында Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова катнашты,- ди Рәйханә. - Ул безгә: "Журналистика - 95 процент тырыш хезмәт...

"Волга" яшьләр үзәгендә "Алтын каләм" республикакүләм балалар, яшүмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале булып узды. Әлеге чарада безнең районнан Чирмешән лицее укучысы Рәйханә Мәслахетдинова да катнашты.

-Фестивальне ачу тантанасында Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова катнашты,- ди Рәйханә. - Ул безгә: "Журналистика - 95 процент тырыш хезмәт һәм нибары 5 процент кына талант", диде. Чыннан да шулай булып чыкты, бер минут буш вакытыбыз булмады. Фестиваль кысаларында пресс - конференцияләр, мастер - класслар, төрледән - төрле бәйгеләр үткәрделәр. Танылган шәхесләр, журналистлар белән таныштык. Бер атна эчендә күп нәрсәгә өйрәндем. Минемчә, "Алтын каләм"гә журналистика серләрен ачарга, тәҗрибә тупларга гына түгел, ә яңа дуслар табу өчен дә киләләр. Шулай да нәкъ фестивальдә: "Син журналист булырга әзерме?", - дигән сорауга җавап таба аласың. Әйе, мин журналист булырга телим.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән лицее Алтын каләм Маслахутдинова

2
X