Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән лицее укучысы Надежда Захарова Россия күләмендә танылды

Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиадага нәтиҗә ясалды һәм олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу олимпаданың интернет турында "Чирмешән лицее"нда укучы балалар да катнашкан иде. Шулар арасыннан 8 нче б сыйныфының рус төркемендә укучы Надежда Захарова йомгаклау турына чакырылды....

Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиадага нәтиҗә ясалды һәм олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бу олимпаданың интернет турында "Чирмешән лицее"нда укучы балалар да катнашкан иде. Шулар арасыннан 8 нче б сыйныфының рус төркемендә укучы Надежда Захарова йомгаклау турына чакырылды. Ул укытучысы Әлфия Хамәтвәлива белән әлеге чарага бик тырышып әзерләнгән.
-Тырышлыклары бушка китмәде, - ди Әлфия Сәгыйдулла кызы. - Надежда бу бик дәрәҗәле олипиадада өченче урынга лаек булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм планшет белән бүләкләнде. Әйе, Надежда бик тырыш кыз, татар телен бик теләп һәм яратып өйрәнә. Татар теле буенча район олимпиадасында да икенче урынны алган иде. Якташыбыз оста биюче дә. Һәр елны "Йолдызлык" конкурсында катнашучы якты йолдыз да әле ул. Әлеге чара Татарстандагы телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында оештырылган. Аның төп максаты - татар телен үстерү өчен өр-яңа шартлар булдыру, Тукай телен Россиянең башка төбәкләрендә дә ныгыту, популярлаштыру. Әле алай гына да түгел, олимпиадада чит ил укучылары да белемнәрен сынаган. Бу исә әлеге тел бәйгесенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә. Олимпиада ике турда үткәрелгән. 2015 елның 7 декабреннән алып 21 декабренә кадәр беренче тур (сайлап алу) Интернет - тест узу формасында мәктәпләрдәге һәм югары уку йортларындагы компьютер сыйныфлары яки катнашучыларның шәхси компьютерлары аша читтән торып оештырыла. Бу турда Россия Федерациясенең 37 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 12 меңнән артык укучы һәм студент катнашкан. Беренче турда җиңүчеләр олимпиаданың йомгаклау турына чакырыла. Икенче тур 19нчы апрельдән 22нче апрельга кадәр үтә. Бу бәйгегә Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан да, 13 чит илдән барлыгы 500 кеше катнашкан.
Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләренә һәм призерларга ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, кыйммәтле бүләкләр һәм барлык катнашучыларга сертификат биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән лицее Олимпиада Россия күләмендә