Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән “кулибины” велосипедтан – мопед, мотоциклдан - кар чанасы ясаган

Чирмешәннән укытучы Рәфис Хөснетдинов быел җәен үлән чапкыч (триммер) моторы урнаштырылган велосипеды белән гаҗәпләндерде. Инде оста янә бер "мөгез чыгарган": үзенчәлекле мотоцикл - кар чанасы белән ара-тирә урам узып, үткән-барганнарның игътибарын җәлеп итә. -Бу техниканы узган кышта ук ясап караган идем. Интернет аша Әлмәт районыннан "Иж-Планета" мотоциклы табып алдым, 6...

Чирмешәннән укытучы Рәфис Хөснетдинов быел җәен үлән чапкыч (триммер) моторы урнаштырылган велосипеды белән гаҗәпләндерде. Инде оста янә бер "мөгез чыгарган": үзенчәлекле мотоцикл - кар чанасы белән ара-тирә урам узып, үткән-барганнарның игътибарын җәлеп итә.


-Бу техниканы узган кышта ук ясап караган идем. Интернет аша Әлмәт районыннан "Иж-Планета" мотоциклы табып алдым, 6 мең сумга. Ник "Планета" дисәң, аның двигателе бер цилиндрлы гына, гади, ышанычлы. Авточанага шуның двигателен куйдым, - ди якташыбыз.

-Йөриме соң? - дим.

-Башта, арттагы звездочкасы зур булгач, әкрен йөри иде, аннан кечерәк звездочка куеп, оборотны арттырдым. Хәзер - яхшы: кар өстеннән ипле бара үзе, эч пошканда кырларны да әйләнеп кайткалыйм.

Үз сүзләрен куәтләп, оста "Иж"ны тибеп кабызып, бер-ике әйләнеш ясады. Хуҗасын тыңлый мотоцикл-чана, тизлеге дә ярыйсы гына.

-Иң мөһиме - барысын да дөрес "сцентровать" итәргә кирәк. Алай итмәсәң, чылбырын сала, я башка нәрсәсе кырылып чыга. Буш вакытым булганда, техниканы гел камилләштереп торам. Аның ясап бетерәсе урыннары күп әле.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында хәрби тәрбияче булып эшләүче Рәфис Салих улы моңа кадәр дә кар чаналары җыеп карый. Биш-алты еллар элек фанерадан берәр метр диаметрлы тәгәрмәчләр ясап, резина белән тышлап, протекторлар ясап, аларны "Ока" мотоблогы базасында рамага урнаштыра. Тик анысы тигез юлда яхшы йөрсә дә, карны яратып бетерми.

-Аннан бер туганымнан иске, күгәреп ятучы кар чанасы чабаталары алып кайтып, эретеп ябыштыргалап, подшипникларын алмаштырдым. Рамын "Москвич" рессоралары белән ныгыттым да, аңа шул ук "Ока" мотоблогы двигателе куйдым. Тик анысының моторы көчсезрәк - 6,5 ат көчле генә иде, андый авырлыктагы техниканы йөртү өчен чама белән 12 ат көчле двигатель кирәк. Шунлыктан "Иж" мотоциклы алырга булдым да инде, - ди оста.

Рәфис Салих улы җәен, алда әйткәнемчә, үзе ясаган велосипедта йөрде. Үз иҗат җимеше - катамараны да бар авыл "кулибинының". Җәйләрен анысы да сирәк кенә урыныннан кузгала.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кар чанасы ясаган мотоциклдан велосипедтан кулибины мопед

2
X