Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егете Владислав Сазонов армия чыныктыра, дип саный

Чирмешән егете Владислав Сазонов Шенталада медицина училищесында программист һөнәрен үзләштергәч, үз теләге белән армиягә китә. -Үзе дә армиядә хезмәт иткән әти, болай итүемне хуплады, - ди Владислав. Мәктәптә укыган вакытта ук спорт белән шөгыльләнгән егет элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыяллана һәм хыялы тормышка аша - якташыбызны Владивостокка диңгез пехотасына юнәлдерәләр....

Чирмешән егете Владислав Сазонов Шенталада медицина училищесында программист һөнәрен үзләштергәч, үз теләге белән армиягә китә.

-Үзе дә армиядә хезмәт иткән әти, болай итүемне хуплады, - ди Владислав.
Мәктәптә укыган вакытта ук спорт белән шөгыльләнгән егет элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыяллана һәм хыялы тормышка аша - якташыбызны Владивостокка диңгез пехотасына юнәлдерәләр. Хезмәт итү дәвамында Владислав үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Күптән түгел хезмәт срогын тутырып, солдат туган ягына кайтып төште.
-Армия хезмәте тән белән бергә характерны да чыныктыра, - ди ул. - Без кул (рукопашный) сугышы белән җитди шөгыльләндек. Частьтән ерак түгел "Океан" исемле балалар лагеры бар иде, шунда еш кына чыгыш ясадык. Якташым да бар иде, Лашман егете Раил Есенаманов белән бергә хезмәт иттек, бер - беребезнең ярдәмен тоеп тордык. "Дедовщина" дигән әйбернең эзе дә булмады. Әти - әни, дусларым белән телефоннан сөйләшеп тордык. Бер ел сизелми дә үтеп китте. Фикерем шул, һәр ир - егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш.
Владислав хокук саклау органнарына эшкә урнашырга планлаштыра, армия мәктәбен узган егетне дисциплина да, җаваплылык та куркытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Владислав Сазонов