Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә егете - Дәүләт бүләге лауреаты

Яңа ел алды көннәрендә Казан Кремлендә сигез галимгә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премияләре тапшырылды. Алар арасында безнең якташыбыз, Чирмешән якташлыгы галимнәренең секция җитәкчесе, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең эпизоотология, паразитология һәм радиобиология кафедрасы мөдире Минсәгыйть Лотфуллин да бар. Минсәгыйть Хәйрулла улы Лотфуллин 1950 елда Бәркәтә...

Яңа ел алды көннәрендә Казан Кремлендә сигез галимгә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премияләре тапшырылды. Алар арасында безнең якташыбыз, Чирмешән якташлыгы галимнәренең секция җитәкчесе, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең эпизоотология, паразитология һәм радиобиология кафедрасы мөдире Минсәгыйть Лотфуллин да бар.

Минсәгыйть Хәйрулла улы Лотфуллин 1950 елда Бәркәтә авылында туа. Сигез классны Түбән Кармалкада тәмамлый, тугызынчы-унынчы классларны Шешминка мәктәбендә укый. 1967 елдан аның укуы, педагогик һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе белән бәйле.
1983 елда Минсәгыйть Лотфуллин кандидатлык, 1992 елда докторлык диссертацияләрен яклый, ә 1994 елдан ул - профессор, 1999 елдан академиянең әгъза-корреспонденты, 2002 елдан ветеринария фәннәре академигы. 2007 елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелә.
Укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенча күп еллык намуслы хезмәте, агропромышленность комплексы белгечләрен әзерләүгә зур шәхси өлеш керткәне өчен Минсәгыйть Лотфуллин Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Галим-якташыбызны чираттагы бүләге - республиканың Дәүләт премиясе белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм уңышлар телибез.
Чирмешәнле якташлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә дәүләт бүләге лауреаты