Эзтабарларның биниһая зур хезмәте нәтиҗәсендә моңа кадәр Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалган дип саналучы кайбер якташларыбызның җирләнү яисә һәлак булган урыннары билгеле булды.
- Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан республиканың эзтабарлар хәрәкәте, шәхсән Михаил Черепанов әлеге мәгълүматны халыкка кабат җиткерүебезне үтенә. Якташларыбыз исемлекне игътибар белән карап чыксын иде, бәлки анда сезнең бабагызның, туганыгызның, авылдашыгызның исем-фамилиясе бардыр, - ди “Фронттан хәбәр җибәр” (“Донеси весточку с фронта”) проектының сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова. – Кемне дә булса тапсагыз, безгә, “”Орион” яшьләр үзәгенә яисә шәхсән миңа 8-937-292-93-07 номеры буенча шалтыратсагыз иде. Без сезгә һәлак булучылар хакындагы извещениеләрне тапшырыр идек.
Төп исемлекне әлеге сылтама буенча карагыз : сылтама
Өстәмә исемлек: сылтама
Нет комментариев