Бер ярыштан – ике медаль
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов Европа чемпионатыннан берьюлы ике - алтын һәм бронза медальләр яулап кайтты. - Кул көрәштерү буенча Литваның Друскининкай шәһәрендә узган бу бәйгедә дөньяның 27 иленнән мең ярым чамасы спортчы катнашты,- ди якташыбыз. - Россия командасы составында, анда Чаллыдан дүртәү бардык. Фәнис абыйның ветераннар арасында континент...
Яр Чаллыда яшәүче якташыбыз Фәнис Нуретдинов Европа чемпионатыннан берьюлы ике - алтын һәм бронза медальләр яулап кайтты.
- Кул көрәштерү буенча Литваның Друскининкай шәһәрендә узган бу бәйгедә дөньяның 27 иленнән мең ярым чамасы спортчы катнашты,- ди якташыбыз. - Россия командасы составында, анда Чаллыдан дүртәү бардык.
Фәнис абыйның ветераннар арасында континент буенча шулай танылуы - безнең өчен дә зур сөенеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев