Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәхил бул, Минсәгыйть Закирович

Районыбызның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Закир улы Шакировны соңгы юлга озаттылар.

Район өчен бик күп эшләр башкарган, республикада да абруй яулаган, соңгы елларда “ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясен җитәкләгән олы, уникаль шәхес белән хушлашырга йөзләрчә кеше, республика һәм Самара өлкәсенең муниципаль районнар башлыклары,  предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, якташлар, мәрхүмнең хезмәттәшләре, якыннары килде.
Лашманда узган мәрасим чарасында “Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе Рәисе Экзам Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары, республика Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы Илнур Гарипов, район башлыгы Рамил Айбатов һәм башкалар Минсәгыйть Шакиров турында мактау сүзләре әйттеләр, аның башкарган эшләрен санап үттеләр.
Минсәгыйть Закир улы кыю, масштаблы фикер йөртүче кеше иде. Ул Чирмешән районын 22 ел буе җитәкләде, халык белән уртак тел табып эшләде.
Сәләтен, булдыклылыгын күреп, бәяләп аны җаваплы постка үрләттеләр, республиканың муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе итеп сайладылар. Бу урында да ул армый-талмый хезмәт куйды, совет эшчәнлеген яңа баскычка күтәрде. Татарстан муниципалитетларының эш тәҗрибәсен россиянең башка төбәкләреннән дә килеп өйрәнделәр.

Урының җәннәттә булсын, бәхил бул, Минсәгыйть Закирович!

 

Кадыр Гомәров фото һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев