Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Батырлар буыныннан

Саминовка поселогында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Ивановага 15 июль көнне 90 яшь тулды. Прасковья Ивановнаны 1943нче елны армиягә алалар. Ул 2нче Украина фронтында разведчик-элемтәче булып хезмәт итә. Совет гаскәрләре белән Украина, Польша, Чехословакия, Белоруссия, Румыния җирләре аша уза. Яралана. Аңа Курск дугасында барган сугышларда да катнашырга туры килә....

Саминовка поселогында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Ивановага 15 июль көнне 90 яшь тулды.

Прасковья Ивановнаны 1943нче елны армиягә алалар. Ул 2нче Украина фронтында разведчик-элемтәче булып хезмәт итә. Совет гаскәрләре белән Украина, Польша, Чехословакия, Белоруссия, Румыния җирләре аша уза. Яралана. Аңа Курск дугасында барган сугышларда да катнашырга туры килә.

Җиңү көнен якташыбыз Чехословакиядә каршылый.1948нче елны Прасковья Ивановна Саминовка егете Гурий Ивановка кияүгә чыга. Гурий Иванович та нәкъ 1943нче елны армиягә китә. Аны Ерак Көнчыгышка, Маньчжуриягә җибәрәләр. Ул Япон сугышында катнаша. 1948нче елны демобилизацияләнә һәм туган авылына кайтып, 1 май көнне Прасковья белән гаилә корып җибәрәләр. Һәм инде 64 ел бергә гомер итәләр. Ивановлар алты бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның 14 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Бүген Гурий Иванович больницада ятса да, тормыш иптәшенең туган көненә кайткан. Ул сөекле Прасковьясын олы юбилее белән беренче булып котлады.

Прасковья Ивановнаны, тууына 90 яшь тулу уңаеннан, Россия Федерациясе президенты Владимир Путин да тәбрикләгән. Аның котлау хатын юбилярга муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина тапшырды, азык-төлек җыелмасы һәм юрган да бүләк итте.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилейлар