Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәһасез “иномарка”

Чирмешәндә яшәүче 73 яшьлек Ваһап Хәсәновның "Запорожецы" районда иң иске чит ил машиналарының (аны Украинада җитештергәннәр) берседер, мөгаен. Ваһап Хәмәттдин улы бүген дә әле яп-яхшы йөреп торучы машинасын, 1982нче елда Казаннан алып кайта. "Шул гомердә бер дә сынатмады. Мин аның белән бөтен Татарстанны әйләнеп чыктым. Элегрәк Казанга да еш кына...

Чирмешәндә яшәүче 73 яшьлек Ваһап Хәсәновның "Запорожецы" районда иң иске чит ил машиналарының (аны Украинада җитештергәннәр) берседер, мөгаен.


Ваһап Хәмәттдин улы бүген дә әле яп-яхшы йөреп торучы машинасын, 1982нче елда Казаннан алып кайта.
"Шул гомердә бер дә сынатмады. Мин аның белән бөтен Татарстанны әйләнеп чыктым. Элегрәк Казанга да еш кына бара идем. Әле туйларга да чакыралар иде,- ди хезмәт ветераны. - Аллага шөкер, беркайчан да юлда ватылып калганым булмады. 30 елга бер тапкыр кечкенә генә авариягә эләктем. Анда да минем гаебем буенча түгел. Юлда бик игътибарлы йөрим. Машинамда сәгатенә 110 километр тизлек белән барып булса да, 80нән уздырмыйм. Бүгенге яшьләр генә ул, аны-моны карамыйча, машиналары белән артык кызу "чабалар". Аннан соң үзләре дә һәлакәткә эләгәләр, әле кеше гомерен дә куркыныч астына куялар".

Ваһап абый йөртү таныклыгын армиядә укып ала һәм шофер булып хезмәт итә.1982нче елга кадәр якташыбыз берничә мотоцикл алмаштырган. Ә инде машина алырга мөмкинлек килеп чыккач, чия төсендәге "Запарай"га хуҗа була.

"Мин ел саен машинама техник күзәтүне ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан бер дәгъвасыз үткәрәм. Машинаны бу чарага алдан ук әзерлим, дия алмыйм, аны гел карап торам. Ул бит яшь бала кебек, гел игътибар сорый, - ди Ваһап абый. - Минем беркайчан да автосервиска барганым булмады, барын да үзем төзәтәм. Бу машинамны хәзерге иң матур машинага да алмаштырмыйм. "Запорожец"ымда горурланып йөрим. Ул миңа рәхәт күрсәтте һәм әле күрсәтер дә дип уйлыйм. Хәзер дә бер курыкмыйча юлга чыгып китәм. Печән дә чабып кайтам, балыкка да барам.Миңа "Абзый, машинаңны сат әле!" - дип тә еш мөрәҗәгать итәләр. Сатаммы соң инде аны".

Ваһап абый унбер операция, өч инфаркт кичергән кеше. Әмма гомерен эшләп уздыргач, бүген дә бер шөгыльсез утыра алмый, гел хәрәкәттә ул. Машинасына тагылучы арбаны да үзе ясап куйган. Мотоблогына җайланмалар: печән җыю, кар чистарту өчен әллә ниләр дә әмәлләгән.

Хатыны Миннур апа белән алар маллар да асрыйлар.

73 яшьлек Ваһап абый тормыштан ямь табып яшәүче оптимист кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев