Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче Хәлимә Гайфетдиновага 95 яшь тулды

Ул быел да суган, бәрәңге, сарымсак чәчкән, алардан яхшы уңыш җыйган. Ә бүген үзен котларга килгән кунакларга иртүк карабодай бәлеше өлгерткән.

– Андый бәлешне без дә пешереп карыйбыз, тик ул әнинеке кебек килеп чыкмый, - ди кызлары Рәхимә.

Хәлимә Зыятдин кызы Гайфетдинованың 95 яшьлек юбилеена Кәләйдә яшәүче сеңелесе кабак бәлеше, ә Бәркәтәдә яшәүче кызлары бәрәңге бәлеше алып килгәннәр. Юбиляр хөрмәтенә, гомумән, сыйлы табын көйләнгән.

– Чәй эчермичә, берегезне дә болай гына җибәрмим. Килүегез өчен зур рәхмәт, гомерегез озын булсын, - диде Хәлимә әби, котлаулар кабул иткәч.

Якташыбызны гомер бәйрәме белән тәбрик итүчеләр күп булды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова юбиляр авылдашына, күршесенә саулык, озын гомер теләп, Россия Президенты һәм район җитәкчесе исеменнән котлаулар ирештерде, бүләкләр тапшырды.

Бәркәтәдә иң өлкән кешеләрнең берсе Хәлимә Гайфетдинованың юбилей мәҗлесенә авыл җирлеге башлыгы Ренат Сибгатуллин да килгән иде. Ул да юбилярның үрнәк тормыш алып баруын, колхозда тырышып эшләвен билгеләп үтте.

– Без гомер буе бер-беребезгә керешеп, бер-беребезгә булышып яшибез, - диде Хәлимә әбинең күршесе Тәнзилә Галимова. – Әнием сыман якын кеше ул.

Апаларын бертуганнары -  84 яшьлек Гамилә, 88 яшьлек Камилә апалар да бик хөрмәт итә. Алты туганнан бүген алар өчәү генә исән-сау. Хәлимә әбинең ире, сугыш ветераны Гомәр абый да күптән мәрхүм.

– Яшьлегебез җиңел булмады, - диде юбиляр. – Әти Бөек Ватан сугышына киткәч, әниебез сукырайды. Ярар әле сыер булды, ул эшкә дә ярады, сөтне дә күп бирде. Әллә ничәшәр гектарда чөгендер үстердек. Нужалы яшәсәк тә, эшкә җырлап бардык, җырлап кайттык. Шөкер, хәзерге тормышым зарланырлык түгел, балаларым гел булышып, хәлемне белеп торалар, рәхмәт яусын.

 

- Әни үзе бик ипле, тыныч кеше. Беркайчан сүзгә килмәдек, - дип каенанасын мактады Чирмешәндә яшәүче килене Рәйсә. –Кайтырга урын бар дип сөенәбез.

 

– “Дилбегә” әни кулында әле, - дип көлдерде юбилярның авылда ук яшәүче кызы Рәсимә. – Исән булсын, йортыбызның ишекләре бикләнмәсен иде.

Рәхимә апа да шундый теләктә. Ул да Бәркәтәдә генә тормыш итә, әнисе янына еш килә. Өйдә андый-мондый эш чыкса, аңа ир-ат көче, ир-ат кулы кирәксә юбилярның төпчек улы Гаяз ерак түгел, Чирмешәннән бик тиз кайтып җитә икән.

Ходайның рәхмәте, Гайфетдиновлар – озын гомерле нәсел. Бүген 95 яшен тутырган Хәлимә Зыятдин кызының әтисе 98 яшькә, ә әнисе 100 яшькә кадәр җиткәннәр. Тормыш дәвам итә. Хәлимә әбинең бүген табында җырлаган җырын тагын ишетербез әле.

 

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең һәрвакыт яшь күңелле, уңган-булган, җитез, көләч Хәлимә апабыз шул ул! Әби дияргә тел әйләнми!!!