Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә юбилярын җырлап котладылар

Бәркәтәдә яшәүче 90 яшьлек Минәхмәт Әшрәфулла улы Сибгатуллинны 60 ел бергә яшәгән карчыгы җыр җырлап котлады.

Юбиляр үзе дә җавапсыз калмады, хисләрен шулай ук җыр аша белдерде.

Башкортостан кызы, инде 60 ел Бәркәтәдә гомер итүче Наҗия апа, гомумән, сәнгатькә гашыйк кеше, әлеге авыл сәхнәләрен гөр китергән җырчы һәм биюче.

Элек ул эштән арып-талып кайтучы ирен дә, үзе шулай дип әйтте, җырлап каршылаган.

-Аның белмәгәне юк. Бик уңдырып, авызда эри торган тәмле бавырсак пешерүен дә, бәйләү һәм чигү остасы булуын да беләбез, - диде бүген Сибгатуллиннарда узган мәҗлестә авылның ветераннар советы рәисе Сәрия Бикбова. -Минәхмәт абый исә коеп куйган Әлмәндәр карт инде, сүзгә дә, эшкә дә бик оста, үткен ветеран.

Бәркәтәдә иң олы бабайларның берсе Минәхмәт Әшрәфулла улын район башлыгы Рамил Айбатов та котлады, бүләкләр тапшырды.

-Сез күпне күргән, булдыклы, авылда хөрмәтле кеше. Тагын күп еллар исән-сау яшәгез! – диде ул.

Люция Сәхапова бу гаиләгә, социаль хезмәткәр буларак, Туймәттән үк килеп йөри икән.

-Бик ипле, сабыр ветераннар, сүзгә килгәнебез юк, инде җиде ел бит, бер-беребезгә ияләштек, - ди бүген табын да көйләшкән уңган хезмәткәр.

Юбиляр якташыбыз хөрмәтенә табын коруда Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, секретарь Миләүшә Мусина да катнашканнар, әле бүләк тә алып килгәннәр. Ярдәмчел тирә-күршеләр дә булышкан. Мәҗлестә Минәхмәт бабайның Чирмешәннән кардәшләре – Наилә һәм Мәсхүт Шәфыйковларның катнашуы да ямь өстенә ямь булды.

Үгез җигеп җир сөргән, капчык-капчык балтырган җыйган, бик тирәндә күмер дә чапкан юбиляр элеккеге елларны искә төшереп тә сөйләде, кунакларга рәхмәтен җиткерде.

-Чирләгән, биртелгән чаклар да булды, операция дә кичердем, - диде Минәхмәт Сибгатуллин. -Безне, сугыш чоры балаларын, сыер һәм бәрәңге озын гомерле итте. Эш тә чыныктырды. “Иж” мотоциклы белән ташып, тезмәләрне печән белән тутырган чаклар бар иде. Бәркәтә таулары түбәсенә дә ансат мендек, анда җиләк, балан җыйдык. Тау сыртына басып азан әйткән чаклар да булды.

Ветеран әле дә тик тормый. Унлап тавыклары бар, йомырканы каяндыр сатып алмыйлар. Мотоциклга утырмаса да, җәйләрен бер тәгәрмәчле арбасын “кабызып” анысын-монысын ташый.

Сүз уңаеннан.Сибгатуллиннарның йортлары тышкы яктан да пөхтә итеп буялган, бөтен җиргә матур-матур бизәкләр төшерелгән.

-Рәхмәт, кибеттән иң тәмле ризыклар алып кайтып, иң әүвәл миңа тәкъдим итә, тора алмасам, урыныңнан кузгалма, үзем эшлим, ди. Яхшы, матур яшәдек, дип ирен, Минәхмәт абыйны мактады Наҗия Хәкимулла кызы. -Мин бит инде җиде ел чамасы урын өстендә, аякларым авырта.

Наҗия апаның иренә котлап бүген башкарган җыры әле дә колакта яңгырый кебек:

Күзләремә бер каравың җитә,

Бөтен кайгыларым югала.

Әле дә син бар әле бәхетемә,

Әле дә син бар әле дөньяда...

Ярый әле син бар дөньяда

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев