Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бабай тылда көрәшкән, ә мин яу кырында булдым

Мин әтинең әтисе - Әхмәтзыя бабай турында өлкәннәр сөйләгәннәрдән генә беләм. Аның яшьтәшләре гомеренә - Бөек Ватан сугышы, ә безнең буынга махсус хәрби операция туры килде.

Бабам Әхмәтзыя Мортазинны бала вакыттан инвалид булу сәбәпле Бөек Ватан сугышына алмыйлар. Күзләре бик начар күрсә дә, ул туган илебезне фашист илбасарларыннан алгы сызыкта сакларга тели, сугышка җибәрүләрен сорап, җәяүләп өч тапкыр Бөгелмәгә бара. Тик кире борып кайтаралар. “Әнә тылда эшлә”, диләр. Ул Бөек Ватан сугышы елларында колхозны җитәкли, балалар, хатын-кызлар, картлар белән иген игәләр, фронтны тәэмин итәләр. Язгы якка үзләренә ашарлык та бөртек калмаган вакытлар була.  Түбән Кармалкада чиркәүдә запас ашлык сакланган. Бабай, сөйләшеп, шуннан, яңа ашлык өлгергәч китерәбез, дип халыкка икмәк алып кайта. Моның өчен аны хәтта төрмәгә утыртырга да телиләр. Тылда да бик җиңел булмаган шул.

Мин армия хезмәтенә яшем җиткәч, Ватан алдындагы бурычымны үтәргә киттем, бер ел срочный хезмәт урынына ике елга контракт төзедем. Хезмәтемнең икенче елында махсус хәрби операция башланды һәм безне март аенда ук анда керттеләр. Июльдә машина белән минага эләктек, шунда сигез хезмәттәшем үлде, ә мин яраландым. Тәндәге яралар төзәлеп бетте, ә менә аякка әле дә баса алмыйм. Шул вакыттан алып 18 операция кичердем, 19нчысын көтәм. Әгәр терелеп бетсәм, кабат хезмәттәшләр янына китәр идем.

Илнар Мортазин.

Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев