Әмир “Ак калфаклары” Чирмешәндә экскурсиядә
Безнең якташлар

Әмир “Ак калфаклары” Чирмешәндә экскурсиядә

Бу авыл хатын-кызлары – “Ак калфак” оешмасы активистлары район үзәгендә булып киттеләр.

Кунаклар әүвәл туган як тарихы музеендагы экспонатларны карадылар, аннары район газетасы редакциясендә газета чыгару, иҗат процессы белән очраштылар. Сәяхәт инвалидлар җәмгыятендә дәвам итте.

- Без мәдәният йортында да гел очрашып торабыз, кул эшләре башкарабыз, бәйрәмнәр, төрле тематик кичәләр уңаеннан да бергә җыелабыз, - ди авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова.

 

Марат Гомәров фотолары 


Нет комментариев