Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Алар гел бергә

1967 елның октябрь башында, төгәлрәге 2нче октябрьдә Чирмешән авылы ЗАГСында заманына күрә тантаналы никах булды: Бәркәтә авылыннан Мингата Димук улы Нурмөхәммәтов һәм Әкълимә Сәлах кызы Дәүләтшина законлы язылыштылар. Шуннан бирле бу пар тормыш сукмагында гел янәшә. Әкълимә апа әүвәл Чирмешәндә финанс бүлегендә эшләде. Аннан яшьләр төньякта яшәп чыныктылар. Ул да...

1967 елның октябрь башында, төгәлрәге 2нче октябрьдә Чирмешән авылы ЗАГСында заманына күрә тантаналы никах булды: Бәркәтә авылыннан Мингата Димук улы Нурмөхәммәтов һәм Әкълимә Сәлах кызы Дәүләтшина законлы язылыштылар. Шуннан бирле бу пар тормыш сукмагында гел янәшә.


Әкълимә апа әүвәл Чирмешәндә финанс бүлегендә эшләде. Аннан яшьләр төньякта яшәп чыныктылар. Ул да булмады, туганнарыбыз көньякны да буйсындырып, Алмалык шәһәрендә яшәделәр. Аларга анда бик ошаган.

70нче елларда Нурмөхәммәтовлар Татарстанга, Минзәлә шәһәренә кайттылар, шунда төпләнделәр дә. Әкълимә Сәлаховна ОРС оешмасында бухгалтер булып эшкә кереште, аннан директор ук булды. Ул бик зифа гәүдәле, эшлекле, таләпчән, шул ук вакытта кешеләргә ярдәм итәргә әзер йомшак күңелле дә.

Мингата Димук улы гомере буе сельхозтехникада эшләде. Аның турында "алтын куллы кеше" диләр, эшендә дә, өендә дә бар да кырт итеп тора. Ул тәртипле, мәрхәмәтле кеше. Соңгы елларда нефтьче булып эшләде.

Әлеге гаилә ике бала үстерде. Уллары гаиләсе белән Казанда, кызлары Алабугада яшиләр, икесе дә югары белемле.

Ә әби белән бабайны алты онык сөендерә. Нурмөхәммәтовлар 50 ел бергә. Алар безнең өчен - туганнары, күршеләре һәм хезмәттәшләре өчен һәрвакыт үрнәк булдылар. Туганнарыбызга үҗәтлек, миһербанлылык һәм иң мөһиме - хезмәт сөючәнлек хас.

Әлеге зур гаилә бергә җыелса, аларда һәрвакыт күңелле һәм рәхәт! Әкълимә апа тату гаилә серләре белән уртаклаша, балалары һәм оныклары өчен сөенә. Ә Мингата абый оныкларын йорт тирәсендә эшләргә өйрәтә.

Барысын да булдыра бу гаилә. Гөмбәгә, җиләккә йөриләр. Хуҗабикә телеңне йотарлык камыр ризыклары пешерә. Яшелчә тозлыйлар, кайнатма ясыйлар, үләннәр киптерәләр. Бу эшләрне алар гел икәү башкаралар.

Әкълимә апа белән Мингата абый гомерләре буе туган җирләрен сагынып яшәделәр. Алар Чирмешән районының һәр уңышына ихластан сөенәләр. Дуслары, туганнары күп булганлыктан, район хәбәрләре аларга яшен тизлегендә килеп җитә. Туган якларының талантларын телевидениедә күрсәтсәләр, аларны горурланып карыйлар, әлеге кеше белән очрашып аралашырга тырышалар. Алар сагынып яши. Кече ватаннарына кайтып килсәләр, сәфәрләре хакында сөйләп туя алмыйлар: авылдашлар, күршеләр белән күрешкәннәр, урманга барганнар, бал белән чәй эчкәннәр! Бу - балачак хатирәләре дә бит әле.

Әкълимә Сәлаховна һәм Мингата Димукович, 50 еллык юбилеегыз белән сезне! Рәхмәт барысы өчен дә. Барыбызны да сөендереп озак яшәгез, сәламәт булыгыз!

Чумачка һәм Бәркәтәнең барлык юбилярлаларыннан сәлам сезгә!

Казанда, Алабугада, Әлмәттә, Чаллыда, Түбән Камада, Актанышта, Мамадышта, Зәйдә, Азнакайда

яшәүче туганнар исеменнән Әлмәттә яшәүче сеңелегез Наҗия Мортазина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев