Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

90 яшьлек Сәгурә әби энәне күзлексез күзли

Кара Чишмә авылыннан Сәгурә Борһанова шушы авыл мәктәбендә 37 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан. Күптән түгел хезмәт ветеранының 90 яшьлек юбилеен зурлап уздырдылар.

Сәгурә - Түбән Чегодай авылы кызы. Аны  - Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаган яшь белгечне  Кара Чишмә мәктәбенә укытырга җибәрәләр һәм ул гомере буе шунда  балаларга белем бирә.

Яшь укытучыга сөйгән ярын да шунда табарга насыйп булган: 1950 елда ул авыл егете Рәшиткә кияүгә чыга. Алар 46 ел бик тату гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Рәшит Кәрим улы бүген мәрхүм инде. Сәгурә Сәлахетдиновна  - сигез онык һәм аларның ун баласының яраткан әбиләре. Ул бүген  Яр Чаллыда яши, кызлары янында. 90 яшьлек әби бүген дә газеталарны яратып укый икән. Күзләре яхшы күрә, хәтта энәгә кадәр күзлексез  күзли, ди.

Әниләренең, әбиләренең юбилееен үткәрергә балалар, оныклар авылга, өй тутырып төп йортка җыелдылар. Юбилярны районнан  барып та тәбрикләүләре - игътибар, хөрмәт билгесе. Сәгурә Борһановага  Россия Президенты  Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән тәбрикләүләр ирештерелде.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен, яраткан Эбиебез Бик ун,ган❤️

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эниебезне, эбиебезне хормэт итеп килгэн район житэкчелэренэ, авылдашларыбызга, тирэ-куршегэ,туганнарга бик зур рэхмэт!Шулай олылаган очен ходай узегезнедэ хормэтлэсен.