Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

90 яшьлек Лагеркалы якташыбыз үз көнен үзе күреп яши

Лагерка авылында туып-үскән Лидия Маркутова дистә еллар кече ватаныннан читтә – Төрекмәнстанда яшәгән. 90нчы еллар башында ул гаиләсе белән туган авылына кайта, күптән түгел бу якташыбызга 90 яшь тулды.

Башка чордашларыныкы кебек, Лидия Николаевнаның да яшьлеге михнәтле сугыш елларына туры килә. Язмыштыр инде, ул Төрекмәнстан якларына барып чыга. Анда эшләгән, кияүгә чыккан, ике кыз табып үстергән. Пенсиягә чыккач, төрекмән милләтеннән булган ирен Лагеркага күчеп кайтырга күндерә. Туганнар ярдәме белән алар монда йорт сатып алалар, үз хуҗалыкларын булдыралар.

Кызганыч, Лидия Николаевнаның ире берничә ел элек вафат булган.

Әби бүген ялгызы гомер кичерә, әмма аның янына кызы Александра Васильевна, оныклар, оныкчыклар, туганнары хәл белергә киләләр, ярдәм итеп яшиләр.

-Әби туган якларында төшенкелеккә бирелми, - ди туганының баласы Михаил Маркутов. -Ул ашарга да пешерә, җәен бакчада эшләп керә.

Лидия Николаевнаны 90 яшьлек юбилее белән район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге вәкилләре һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлеге җитәкчелеге тәбрикләделәр.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь Лидия Маркутова