Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

«Зәңгәрләнә башлаган»: 3 яшьлек бала прививкадан соң реанимациягә эләгә

Уфада 3 яшьлек малай АКДС һәм полиомиелит прививкасыннан соң реанимациягә эләгә. “Вся Уфа” телеканалы хәбәр итүенчә, табиб прививка ясату алдыннан Арслан Гомәровны барлык күрсәткечләр буенча да сәламәт дип таба. Ләкин прививка ясаткан көннең төнендә Арсланның хәле кинәт кенә начарая.

“Карасам, тәне зәңгәрләнә башлаган, улым һушын югалта башлады. Әнием аңа беренче ярдәм күрсәтте, энем ашыгыч ярдәм чакыртты”, — дип сөйли 3 яшьлек Арсланың әнисе Ирина Кармалинская.

Ашыгыч ярдәм бригадасы тиз килә, сабыйны 22 санлы шәһәр дәваханәсе реанимациясенә илтәләр, дип яза Өмет.

“Тарасов фамилияле реаниматологка улымны интоксикациядән чыгаруына рәхмәтләремне җиткерәм”, — ди Ирина.

Әле 3 яшьлек Арслан аппетит белән ашый һәм рәхәтләнеп уйный. Ул дәвалануны 22 санлы хастаханәнең көндезге стационарында дәвам итәчәк. Сабый гомеренә куркыныч янамый. Аның туганнары да прививка белән бәйле хәл Арсланның сәламәтлегенә йогынты ясамас дип өметләнә.

tatar-today.ru

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев