Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әзер торыйк

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән районда язгы су ташуларга каршы комиссия оештырылды һәм язгы су ташулар чорында башкарылырга тиешле төп чаралар планы расланды. Быел кар күп булмаса да, уяулыкны югалтырга ярамый, әле бит март аенда да кар яварга мөмкин. Авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә авыл...

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән районда язгы су ташуларга каршы комиссия оештырылды һәм язгы су ташулар чорында башкарылырга тиешле төп чаралар планы расланды.


Быел кар күп булмаса да, уяулыкны югалтырга ярамый, әле бит март аенда да кар яварга мөмкин. Авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә авыл җирлекләрендә язгы су ташуларга каршы комиссияләр оештыру тәкъдим ителә; халыкны эвакуацияләү очраклары була калса дип, аларны вакытлыча урнаштыру пунктларын әзерләргә; шулай ук мал - туар, матди байлыклар турында да алдан кайгырту кирәк. Бу чаралар бигрәк тә Бәркәтә, Түбән Кармалка һәм Чирмешән авылларында үткәрелергә тиеш. 20 мартка кадәр су агызу торбаларының эшермәләрен чистартып, барлык буаларның да суын агызу таләп ителә. Сулыкларга терлекчелек, минераль ашламалар, агулы химикатлар һәм көнкүреш калдыклары эләкмәсен өчен санитар - экологик чаралар күрү мөһим. Боз өстендә һәм яр буйларында кисәтү билгеләре урнаштыру, фермаларда терлек азыгы запасы булдыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда кирәк булачак көчләрне алдан әзерләү таләп ителә.

Район мәгариф бүлегенә барлык мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә язгы су ташулар чорында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре алып баруны оештырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы су ташулар