Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдә яшәүче хатын-кызны Әлмәт районында үтергәннәр

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 Үткән атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кергән; шушы вакыт эчендә 3 җинаять ачылган, 3 җинаять эше кузгатылган. Түбән Кәминкәдә яшәүче ир-атта кулдан ясалган пистолет табылган. Хәзер бу кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. 16 июнь көнне 1985...

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган.

02 Үткән атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 31 хәбәр кергән; шушы вакыт эчендә 3 җинаять ачылган, 3 җинаять эше кузгатылган.
Түбән Кәминкәдә яшәүче ир-атта кулдан ясалган пистолет табылган. Хәзер бу кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.
16 июнь көнне 1985 елгы Әлмәт кешесе такси белән Югары Кәминкәгә килгән, шул авылда бер хатын-кызның өенә керә, аның иренә пычак белән кадый. Аннан хатынны ирексезләп машинасына утыртып алып китә һәм Әлмәт районы территориясендә шул ук пычак белән үтерә. Үзе полициягә килеп бу хакта хәбәр итә.
Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 76 кеше ачыклана, шуларның икесе транспорт белән исерек килеш идарә иткән. Участок инспекторлары 13 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә уртача 25әр чакыру кергән.
Фельдшер Евгений Захаров әйтүенчә, чакыртуларның күпчелеге кан басымы күтәрелү уңаеннан булган, бәби табучыларны больницага алып килергә туры килгән, дүрт кеше көнкүрештә җәрәхәт алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 34 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә Әлмәт районы