Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкәдә аренда йортларының эчке ягында да эшлиләр

Югары Кәминкә авыл җирлегендә төзелүче аренда йортларында төзелеш эшләре кыш көннәрендә дә тукталмады.

Унбиш йортның унбересенең стеналарын күтәреп түбәсен яптылар, ишек тәрәзәләр урнаштырдылар. Кыш дәвамында йортларга җылы үткәргечләр сузып, эчке эшләрне башкардылар. Идән һәм түшәмнәр җәелгән, эчке якта канализация челтәрләре ясалган, электр һәм су линияләре дә әзер. Өч йортта гына эчке эшләрне төгәллисе калган. Көннәр җылыткач төзүчеләр тышта канализация ясарга, аннан соң 15әр сутыйлы участокларны коймалап алырга җыеналар. Эшләр шулай көйле барса җәйгә  йортлар хуҗалы да булыр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X