Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Чегодайда балалар, учак ягып, бер абзарны яндырган

Быел республикадагы янгыннарда дүрт баланың гомере өзелгән. Әлеге җан өшеткеч хәлләр Минзәлә, Яшел Үзән, Бөгелмә районнарында була.

Андый бәхетсезлекләргә юл куймас өчен, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләрен җанландыру зарур. 22 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр “Куркынычсызлык ае”  игълан ителүләре дә юкка түгел.

Безнең районда, шөкер, янгында балаларның зыян күрү фаҗигаләре булмады, әмма алар катнашында ут чыгу очраклары теркәлгән.

-Берсе  Якты Тау авылында булды. 10 яшьләр чамасындагы малайның шырпы сызып җибәрүе аркасында  ут чыгып,  өй верандасы чүт кенә янып китмәгән. Ярый әле аны баланың әнисе вакытында күреп алып, утны сүндерәләр. Югыйсә вакыйга аянычрак та тәмамланган булыр иде. Икенче очрак  Югары Чегодай авылында теркәлде. Бер төркем балалар буш торучы сарайга кереп, кечкенә генә учак кабызып җибәрәләр, аннан аны, имеш, сүндереп чыгып китәләр. Ярты сәгатьтән сарайга ут каба һәм ул янып бетә. Ут чыгаручы балалар, нигездә, 8-12 яшьлекләр, ярый әле үзләренә зыян килмәгән. Болар җәен, каникул вакытында булган хәлләр, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

Шуларны истә тотып, балаларны күздән ычкындырмау хакында искәртә белгечләр. Аларга янгын куркынычсызлыгы, ут белән сак булырга, янгын очрагында нишләргә икәнлеге хакында ешрак сөйләү зарур. Шырпы, зажигалка, шәм, пиротехника  ише әйберләрне балалардан ераккарак куюың хәерле. Улларыбызны, кызларыбызны караучысыз калдырмыйк. Аларга мич, газ плитәсе, электр җылыткыч җиһазлары кабызуны да ышандырмаска киңәш ителә.

Янгын чыккан очракта, иң әүвәл “01”, ”112” телефон номерлары аша янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк.

-Яңа ел бәйрәмнәрен дә бәла-казасыз уздыру мөһим. Әлеге чорда балалар пиротехника белән шаярырга ярата, ә бу куркыныч: күзсез, бармаксыз калырга мөмкин, андый  хәлләр булып тора, - ди Андрей Фомин.

Тиздән - кышкы каникуллар, димәк әти-әниләре эшкә киткәч, күп кенә балалар өйдә ялгыз кала дигән сүз. Алар бу вакытта ут белән, юлларда, елгаларда, боз өстендә  да сак булсыннар иде.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев