Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Җәйге ялны – мәчеттә

Керкәле авылы мәчетендә, үткән елдагы кебек, быел да балалар өчен көндезге лагерь оештырылды. Биредә Керкәле һәм Югары Кәминкә авылларыннан 25 малай һәм кыз көннәрен мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде. Лагерьда әхлак дәресләре, догалар өйрәнү һәм уеннар оештырдылар, балаларны өч тапкыр кайнар аш белән дә сыйладылар. Лагерьда кызлар һәм малайлар...

Керкәле авылы мәчетендә, үткән елдагы кебек, быел да балалар өчен көндезге лагерь оештырылды.

Биредә Керкәле һәм Югары Кәминкә авылларыннан 25 малай һәм кыз көннәрен мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде. Лагерьда әхлак дәресләре, догалар өйрәнү һәм уеннар оештырдылар, балаларны өч тапкыр кайнар аш белән дә сыйладылар.

Лагерьда кызлар һәм малайлар ике төркемдә шөгыльләнде. Кызлар төркемен дини белеме булган әлфия Галиева һәм Әлмәт ислам мәдрәсәсендә укучы Зөһрә Миншина, ә малайлар төркемен шул ук мәдрәсә шәкертләре Мотаһир Нуриев һәм Идрис Гәлләмовлар җитәкләде.

Ә бу изге һәм файдалы эшне оештыручылар һәм башлап йөрүчеләр ике авылның имамнары - Рәхмәтулла Шәрифуллин, Рафаэль Хөснуллин һәм мәчет картлары. Әлеге идеяне муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, аның киңәшчесе Әмир Могыйзов та хуплаганнар, районның имам-мөхтәсибе Минсәгыйр Миншин да киңәшләре белән ярдәм иткән.

Билгеле, мондый эштә финанс ярдәме дә кирәк. Читтә яшәүче авылдашлары Наил Насыйров, Нуриәсма Газыймова, Кәлимулла Мәслахов, Илназ Газыймов һәм шулай ук авыл халкы үз өлешләрен керткән. Ә Фәнүзә Хәйруллина балаларны тәмле ашлар белән сыйлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән