Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшәүчедән Мидхәт һәм Нәфисә Исрафиловлар 20 баш терлек асрый

Яшәүчедә гомер итүче Мидхәт һәм Нәфисә Исрафиловларның эш көне иртәнге сәгать дүрттә башлана, ә ничәдә тәмамлануын төгәл генә әйтә дә алмадылар.

Исрафиловлар электән малларны күп тотканнар, ә инде 2019 елда дәүләттән 200 мең сум субсидия алып, абзарларын тагын да киңәйткәннәр. Аларның хуҗалыкларында 20 баш мөгезле эре терлек, сарыклары да бар.

Хуҗабикә һәр көнне 7 сыер сава, берсе әле яңа гына бозаулаган. Көнгә 75-80 килограмм сөт саталар. Берничә ел элек, Башкортстанга барып, нәселле сыер алып кайтканнар, инде аның бозаулары сыер булган.

-Көннәр кызулангач, сөт кимеде. Үткән ел бу вакытта 120шәр килограмм продукция сатылган, - ди Нәфисә. – Сыер саву өчен ике аппарат бар, берсен район бирде, икенчесен үзебез юлладык. Аппарат булу эшне күпкә җиңеләйтә. Май аенда тапшырган сөт өчен 51 мең сум акча алдык.

Исрафиловларның сыерлары авыл көтүенә – электр көтүчесенә чыга. Сүз уңаенда, Яшәүче көтүендә алтмышлап баш мал йөри. Симертүдәге үгезләре - абзарда, ә бозаулар өчен, күршеләре белән бергә, электр көтүчесе сатып алып урнаштырганнар.

Малчылар терлек азыгын сатып алмыйлар, үзләренең пай җирләрендә үстерәләр. 24 гектар җирнең алтысында печән үстерәләр, унсигез гектарыннан фураж җыеп алалар. Җирдә эшләргә үз тракторлары бар, комбайн белән авылдашлары булыша.  Исрафиловлар 70 төргәк печән әзерләгәннәр, әле көзгә кадәр үләннәр тагын үсәр дип өметләнәләр.

-Чама белән, көнгә бер төргәк печән китәдер, - ди хуҗабикә.

Мал азыгы әзерләгәндә әти-әниләренә ярдәмгә Казанда яшәүче уллары кайтырга тырыша. Техника да ватылмый тормый, монда да ир-атларга эш күп.

-Әле булышырга балалар, әни бар, бер елны санаторийга да җибәргәннәр иде, - ди Нәфисә. – Безнең бит ял көннәре дә, отпуск та юк.

Йорт хуҗасы Мидхәт нефтьчеләрдә эшләгән, хәзер шәхси хуҗалык белән генә шөгыльләнә. Нәфисә Росгосстрахта агент вазифасын башкара, элек авыл мәктәбендә дә, колхоз бухгалтериясендә дә эшләгән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев