Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Якты Тауда яшәүче Нотфуллиннар кош үстерү серләрен яхшы белә

Бу авылдан Ислам һәм Ләйсән Нотфуллиннар, башка еллардагы кебек, быел да, апрельнең беренче көннәрендә үк, инкубатордан бер тәүлеклек бройлер чебиләре алып кайтканнар.

-Аларны бер айга якын өйдә, лампочка астында асрадык, - ди хуҗабикә. - Хәзер инде зурайдылар, урамда, читлектә торалар. Матур үсәләр. Ике айлап үскәч, бройлерларны суя да башлыйбыз. Кош итен кибеттән бик сирәк сатып алам. Үзебез үстергәне тәмле, балаларга бирәбез, туганнарга да өлеш чыгарабыз.

Тәҗрибәле кошчылар бу көннәрдә күркә бәпкәләре алып кайтырга җыена, бераз соңрак - үрдәкләр.

Нотфуллиннар былтыр да 45 бройлер, 15 күркә, 30 мулард үстергәннәр. Күркәләрнең бер түшкәсе 15 килограммга кадәр җитә икән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X