Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яңа Кади авыл җирлегендә салымнарны вакытында түлиләр

Яңа Кади авыл җирлегендә җир, милек, транспорт салымнарының 80 проценттан күбрәге җыелган да.

Бу авыл җирлегендә план буенча 432 мең сум  күләмендә салым җыелырга тиеш. Бүгенгә 350 мең сум акча тиешле счетларга күчерелгән дә.

-Без быел да, үткән еллардагы кебек, һәр йортка кереп  халык белән сөйләштек һәм салымны  банкларга барып үзебез түләү мөмкинлеге барлыгын аңлаттык. Халык тиешле суммаларын бирде һәм без аларны Чирмешәнгә барып банкта түләдек, - ди авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. -  Бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен аеруча уңайлы, аларга каядыр барып  түләү зур мәшәкать тудыра.

Авылда яшәүчеләр салымнарын октябрь башында ук түләп бетергәннәр. Кайчандыр авылда яшәгәндә  пай җирләре булган, бүген инде  читтә гомер итүчеләр белән эшлиләр хәзер җирлек Советы хезмәткәрләре. Алар белән элемтәгә чыгып, салымнарын түләү-түләмәүләрен ачыклыйлар.

Яңа Кади авыл җирлегендә үзсалым җыю да яхшы оештырыла. биредә яшәүчеләрдән быел 135 мең 800 сум үзсалым җыелган, моңа республикадан  бирелгәнен дә кушкач 679 мең сум булган. Бу акчаларга  ел дәвамында  байтак эш башкарганнар:  “Чәчәкле алан” чишмә буен матурлаганнар, авылдагы бер зират тирәсен коймалап алып, территориясендәге зур агачларны кискәннәр. Урамнарны ямьсезләп торучы хуҗасыз, ташландык җиде йорт янында 95 метр озынлыгында, профнастилдан койма тотылган.  Кышын юлларны кардан чистартуга бераз запас калдырганнар.

Киләсе елда  бер кешедән 800 сум күләмендә  үзсалым акчасы җыярга һәм алдагы елда да әлеге средстволарны  “Чәчәкле алан”ны карап торуга, авылдагы икенче зиратны  да тәртипкә китерүгә, урам яктырткычларын яңартуга, көйләүгә, җәен юл кырыйларын чабарга, кышын кардан чистартуга кулланырга килешкәннәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев