Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Комбайнчы Михаил Горбунов хатыны Зинаида белән уракта тырыш хезмәт куялар

Без бу хакта язган идек.

55 ел элек
Урманасты Үтәмеш авылындагы Чүмечле чишмәсеннән 20-70 метрлап аралыкта яңа кое казылды һәм файдалануга тапшырылды.
“Ленин юлында” – 1 июль, 1967 ел.

Шушы көннәрдә машина-трактор парклары яңа техникалар: сигез “КЗН-2” ургычы һәм 15 тагылма арба белән тулыландырылды. Быел район колхозларында 9 мең гектардан күбрәк мәйданнан борчак җыеп аласы. Әлеге ургычлар бу эштә зур ярдәм булачак.
“Ленин юлында” – 21 июль, 1967 ел.

Сотников хуторында биш почмаклы йорт сатыла, түбәсе – калайдан.
“Ленин юлында” – 12 июль, 1967 ел.

Ленин исемендәге колхоздан шофер Иван Васильевич Андин (Күтәмә авылы) бүген пар җирләренә черемә ташый “ГАЗ-93” үзбушаткыч автомашинасы белән ул көн саен 70-80 тонна черемә чыгарып, башкаларга үрнәк күрсәтә.
“Ленин юлында” – 19 июль, 1967 ел.

Казанка, Свобода һәм Липки поселокларында халыкка кино күрсәтү начар оештырылган. Кинофильмнар аена бер-ике тапкыр гына күрсәтелә.
“Ленин юлында” – 28 июль, 1967 ел.

Киров исемендәге колхозның (Утыз Имән) кошчылык фермасында Р.Камалова һәм Р.Минапова һәр көнне 900-950 данә тавык йомыркасы җыеп алалар.
“Ленин юлында” – 2 август, 1967 ел.

50 ел элек
Район Сабан туенда халык XXII партсъезд исемендәге колхоз тракторчысы М.Яруллин (Иске Үтәмеш) һәм Тукай колхозыннан И.Лотфуллин көрәшен кызыксынып карады. Яруллин батыр калды. Аңа “Батыр – 72” кубогы һәм тәкә бүләк иттеләр. Жданов исемендәге колхоз агрономы Х.Нуруллин - икенче батыр, Г.Шәңгәрәев (XXII партсъезд исемендәге колхоздан) өченче урында.
“Ленин юлында” – 5 июль, 1972 ел.

Ворошилов исемендәге колхоздан комбайнчы Михаил Горбунов хатыны Зинаида белән уракта тырыш хезмәт куялар. Гаилә экипажы кыска гына вакыт эчендә 82 гектарда борчак чабып теземнәргә салды.
“Ленин юлында” – 22 июль, 1972 ел.

Кара Чишмә авылындагы колхоз бакчасында Сәйфетдин Монасыйповның “Гаилә звеносы” хәзерге көнгә үзләре үстергән 200 килограмм кыяр җыеп алды.
“Ленин юлында” – 26 июль, 1972 ел.

Сукачыларның район бәйгесендә Жданов исемендәге колхоз механизаторы Габдрахман Кәримов җиңү яулады. Аны күчмә кубок, мактау грамотасы һәм транзисторлы радиоалгыч белән бүләкләделәр.
“Ленин юлында” – 28 июль, 1972 ел.

45 ел элек
“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы сыер савучысы М.Билалова һәр сыердан көнгә 14әр килограмм сөт савып ала. Социалистик ярыш алдынгысы хөрмәтенә район үзәгендә “Почет йолдызы” кабызылды. 
“Ленин юлында” – 8 июль, 1977 ел.

Узган якшәмбедә Чирмешәннең культура һәм ял паркында якташларыбыз Казан авиация институты студентлары белән футбол уйнадылар. Чирмешәнлеләр командасында Василий Козлов активлыгы белән аерылып торды. Очрашу студентлар җиңүе белән төгәлләнде.
“Ленин юлында” – 29 июль, 1972 ел.

40 ел элек
Лашман авылындагы кирпеч заводында көн саен уртача 7000 данә кирпеч җитештерәләр.
“Ленин юлында” – 24 июль, 1982 ел.
 

Газеталарга Марат Гомәров күзәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев