Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Вәлиуллиннарның коймалары да чәчәкле

Һәр авылның тырыш, башкаларга үрнәк итеп куярлык кешеләре бар. Утыз Имәндә дә күп андыйлар. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә.

Гөлнур һәм Рөстәм Вәлиуллиннар йорты әллә каян игътибарны җәлеп итә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Рөстәм абый белән Гөлнур  апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар. Кул кушырып утыруны белмиләр алар. Йорт хуҗасы үзе дә кул остасы, белмәгән эше юк. Әнә, коймаларны калайдан ясаган матур чәчәкләр белән бизәп куйган. Гомумән, бу йортта уңган, булдыклы ир-ат кулы күренеп тора. Тылың ныклы, "ярты ягың" акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешә алмыйсыңдыр ул. Гөлнур апа бакчада – чәчәкләр, өйдә гөлләр үстерергә ярата.

-Күпьеллык чәчәкләрем дә күп, берьеллыкларын да  утыртам, - ди Гөлнур апа. – Күбрәк көч сорамый торган, эрсез чәчәкләргә өстенлек бирәм.

Бакча матуркайларының күбесенең исемнәрен дә белеп бетерми хуҗабикә. "Анысы мөһим дә түгел", - ди ул үзе дә. Иң мөһиме, ул аларны ярата һәм һәрберсен иркәләп кенә үстерә.  Яраткан эшне башкару, билгеле, күңелгә рәхәтлек бирә.

Йорт җирләренең төзеклеге, тормышларының муллыгы да тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе. Мал-туар, кош-корт та  асрыйлар Вәлиуллиннар. Ә авыл җирендә төп таяныч үз көчеңә генә...

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X