Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имәндә туйлар гөрли

Быел җәй көне Утыз Имән авылында ай саен диярлек туй үткәргәннәр һәм дүрт туй да Фәттаховлар гаиләләрендә булган.

Июнь аенда Фирдүс Фәттахов Түбән Кама кызы Әлфия Корманова белән никахларын Чирмешәндә теркәп, балдаклар алышканнар һәм шулай итеп авылда җәйге туйлар эстафетасын башлаганнар. Яшьләр Түбән Камада яшиләр. Ә август аенда Фирдүснең сеңелесенең туе булган, ул  Алабуга егетенә кияүгә чыккан.

Август аенда авылда тагын бер йортка килен төшкән. Руслан Фәттахов Лашман кызы Айгөл Әхмәтшина белән гаилә корганнар һәм авылда калганнар. Сентябрьдә Утыз Имән яшьләре кәләш артыннан кабат юлга чыгал. Ул туйда исә  Риф Фәттахов үзеңә тиң яр итеп сайлаган Югары Кәминкә кызы Рүзилә Фәттыйхова белән кавышканнар. Алар да авылда төпләнгәннәр.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев