Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имәндә халык “Чәчәкле алан”да ял итәргә ярата

Һәр авылның үз йөзе, үз төсе була, дигән сүзләрдә хаклык бардыр. Утыз Имән авылына баргач, моңа тагын бер кат инандым.

Биредә тәрәзә төбендә, я булмаса ишек алдында, бакчада чәчәк үстермәгән бер генә йорт та юктыр. Гөл чүлмәкләрен хәтта коймаларга кадәр беркетеп куйганнар.

Утызимәнлеләр  ял итәргә ярата торган паркларын  – чишмә буенда  “Чәчәкле аланы” дип атаганнар. Бу урынны, мөгаен, авылның “йөзек кашы” дияргә буладыр. Чишмә буенда бәйрәмнәр оештыралар, авылга  кайткан кунакларны алып киләләр, мәҗлесләр үткәрәләр. Көне – көне белән монда утырырга теләүчеләрдән чират төзелә, диделәр.

Районда чишмәсез авыл юктыр, ләкин бер җирдә дә мондагы сыман матур чишмә  күргән булмады.

-Үзсалым акчасының бер өлешен, билгеле, халык белән килешеп, “Чәчәкле алан” чишмәсе территориясен төзекләндерүгә юнәлдердек, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов.

Халык көче белән биредә зур күләмдә эш башкарылган. Чишмә территориясе өлешчә койма белән тотып алынган, дөрес, бу эшне әле төгәллисе бар. Клумбаларга йөзләгән чәчәк утыртылган. Биредә өсте каплаган, өстәле, эскәмияләре куелган беседка да бар. Ут кергән, музыкаль аппаратура тоташтырырга мөмкинлек бар. Салкын чишмә суы эссе көнне сусауны да бастыра.

Монда тәртип сакларга, чәчәкләрне гел тәрбияләргә дә кирәк бит. Бу җаваплы эшне Җәмилә һәм Марат Минаповларга ышандырганнар.

-Чишмә буена көн саен киләбез, - ди Җәмилә. – Чәчәкләргә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз. Ял итүчеләр чүп-чарны таратып калдырмасалар да, җыештырып, калдыкларны чыгарып торабыз.

Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, чишмә буенда эшне дәвам итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев