Утыз Имән мәдәният йортында күргәзмә эшли
Безнең районда

Утыз Имән мәдәният йортында күргәзмә эшли

Утыз Имән авыл мәдәният йортында авылдашлары Айгөл Вәлиуллина рәсемнәреннән күргәзмә ясаганнар.

Айгөл балачактан ук авыру, физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, бик актив кеше.

-Айгел  авыл мәдәният йортында оештырыла торган бер чарадан да читтә калмый, үзенең биюләре белән безнең концертларны бизи, тамашачыларны сөендерә, - ди авыл мәдәният йорты директоры Рушания Әминова. – Буш вакытларында  рәсем ясарга ярата. Менә шул иҗат эшләрен хәзер барлык авылдашлар да безнең мәдәният йортында күрә ала.

фото архивтан 


Нет комментариев