9 август 2019 яңалыклары
-
Чирмешәнлеләр Корбан бәйрәменә әзерләнә
Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл санала. Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә казыйлар һәм голәмалар шурасы әгъзалары быел нисаб күләме 17 мең сум дип килештеләр. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри.
-
Чирмешән районында 1358 гаилә ана капиталына сертификат алган
Агымдагы елда икенче һәм аннан соңгы балаларын тапкан 22 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылган. Бүген ана (гаилә) капиталы күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.
-
Утыз Имән мәдәният йортында күргәзмә эшли
Утыз Имән авыл мәдәният йортында авылдашлары Айгөл Вәлиуллина рәсемнәреннән күргәзмә ясаганнар.