Утыз Имән авылында модульле яңа ФАП өлгерә
Безнең районда

Утыз Имән авылында модульле яңа ФАП өлгерә

Утыз Имәндә төзелүче модульле ФАП тиздән файдалануга тапшырылырга тиеш.

- Бина монтажланды, су, канализация ясалды, электрга тоташтырасы гына калды, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. – Яңа җиһазлар да урнаштырасы бар.

Республикада мондый ФАПлар “Сәламәтлек” милли проекты буенча төзелә. Бу ел башында районның Түбән Кармалка авылында да модульле, инде унберенче фельдшер-акушерлык пункты ачылган иде.

Кадыйр Гомәров фотосы

 


Нет комментариев