Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Утыз Имән артистлары быел да беренче

Ике айга якын дәвам иткән "Туган як жәүһәрләре" халык иҗаты район фестивале төгәлләнде. Ике турда, 1000нән артык кеше катнашкан смотрда 500гә якын концерт номеры тәкъдим ителде. "Фестивальдә төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре, төрле милләт вәкилләре катнашты, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Светлана...

Ике айга якын дәвам иткән "Туган як жәүһәрләре" халык иҗаты район фестивале төгәлләнде.


Ике турда, 1000нән артык кеше катнашкан смотрда 500гә якын концерт номеры тәкъдим ителде.

"Фестивальдә төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре, төрле милләт вәкилләре катнашты, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, фестивальнең оештыру комитеты рәисе Светлана Әхтәмова. - Әйтик, сәхнәгә чыккан иң өлкән якташыбыз - 78 яшьлек Софья Маркова "Ветеран" ансамбле составында җырлады. Башка еллар белән чагыштырганда, быел район үзәгендә урнашкан оешмалар пассиврак булдылар. Әмма бик җитди әзерләнүче коллективлар да аз түгел иде.

Һәр учреждение, оешмада диярлек талантлы кешеләр бар. Аларны күрә, оештыра белергә генә кирәк. Ә монда инде җитәкчеләрдән дә күп нәрсә тора. Мәсәлән, Чирмешән мәктәпләре директорлары Виктор Плотников һәм Наталья Юрина, кадет мәктәп-интернаты директоры Рафаэль Сөләйманов, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте җитәкчесе Илнар Минһажев коллективларын да туплый алганнар, үзләре дә алар белән бергә сәхнәгә чыгып җырладылар".

Муниципаль район башлыгы карары нигезендә, авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында фестивальнең җиңүчесе дип Утыз Имән авыл мәдәният йорты (директоры - М.Әминов) I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Туймәт авыл мәдәният йорты (директор - Р. Бәдретдинова) II дәрәҗә Дипломга һәм акчалата премиягә лаек булды. Өченче урын ике коллективка: Әккәрәй (директор - С. Макаров) һәм Иске Үтәмеш (директор - Р. Галиева) авыл мәдәният йортларына бирелде. Алар да Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

Яхшы чыгыш ясаганнары өчен: Иске Кади (директоры - Ә. Шамилов), Иске Элмәле (директоры - В. Захарова), Урманасты Үтәмеш (директоры - Ф. Носкова) авыл мәдәният йортларына оештыру комитетының Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре арасында быел бер генә коллективны билгеләп үттеләр - 2нче Чирмешән урта мәктәбе (директоры - Н. Юрина) беренче урынга лаек булды. Мәктәпкә I дәрәҗә Диплом һәм акчалата премия тапшырылды.

1нче Чирмешән урта мәктәбенең (директоры - В. Плотников), "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте (җитәкчесе - И. Минһаҗев), Чирмешән лицее (директор - М. Могыйзов), райпо (рәисе - Ә. Мортазин), Чирмешән кадет мәктәп-интернаты (директор - Р. Сөләйманов), өлкәннәр һәм инвалидлар йорт интернаты (директор - Җ. Мотыйгуллин), "Каенкай" балалар бакчасы (Чирмешән, мөдире - Ә. Гыйләҗева), "Ромашка" балалар бакчасы (Чирмешән, мөдире - Ф. Низаметдинова) үзешчән сәнгать коллективларына, яхшы чыгыш ясаганнары өчен, оештыру комитетының Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

Иң яхшы гаилә ансамбле: Аккужиннар гаиләсе (район үзәк больницасы).

Иң яхшы хор:

Район үзәк больницасы хоры.

Иң яхшы ялгыз башкаручылар:

Тәкъзимә Минебаева (Урманасты Үтәмеш); Светлана Сәйфетдинова (Утыз Имән); Әлфинә Гафурова (Түбән Кәминкә); Зөфәр Сәлимов (Кара Чишмә); Раил Сөләйманов (Бәркәтә); Юлия Уляшкина (Күтәмә); Әлфия Хәйретдинова (Иске Үтәмеш); Фәнзил Насыйбуллин (Иске Кади); Ильяс Гыйниятуллин (Әмир); Рания Минһаҗева (Утыз Имән); Тимур Аллаяров (район мәдәният йорты); Ләйсән Гыйләҗева ( "Тандер" җәмгыяте); Фәридә Миннекәева (Лашман); Татьяна Петрова (район мәдәният йорты).

Иң яхшы хореография коллективы һәм аерым башкаручылар: "Юность" (җитәкчесе - Р. Шакирова, район мәдәният йорты); "Молодость" (җитәкчесе - В. Захарова, Иске Элмәле); "Жемчужина" (җитәкчесе - А. Бакиева, балалар сәнгать мәктәбе);
"Яшьлек" (җитәкчесе - И. Гатина, Туймәт); Адель Әминов һәм Ләйсән Фәттахова (Утыз Имән); Альбина Вафина (Иске Үтәмеш).

Сәнгатьле сөйләм осталары:
Лениза Җамалиева (Утыз Имән); Валентина Извекова ("Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте); Мөслимә Гайнетдинова (1нче Чирмешән урта мәктәбе).

Иң яхшы вокаль ансамбльләр:

"Умырзая" (район мәдәният йорты); "Ветеран" (район мәдәният йорты); "Ивушка" (Иске Элмәле); "Кади егетләре" (Утыз Имән); "Хавас" (Әккәрәй); "Хыял" (Туймәт).

Иң яхшы алып баручы:

Резеда Галиева (Иске Үтәмеш).

Иң яхшы музыкаль бизәлеш һәм аккомпаниатор:

Рәүф Җиһаншин (Югары Чегодай); Сыяф Кашапов (Иске Үтәмеш); Алексей Иванов (Ульяновка); Нәкыйп Мөхтәсимов (Иске Кади); Илзәр Закиров (1нче Чирмешән урта мәктәбе).

Үзешчән сәнгать коллективын иң яхшы әзерләүче:

Валентина Кандрова ("Ветеран" вокаль ансмабленең сәнгать җитәкчесе).

Гала-концерттан күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined “Туган як жәүһәрләре” халык иҗаты район фестивале