Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Устав ачык тыңлауларда тикшереләчәк

Чирмешән муниципаль районы Уставы ачык тыңлауларда каралачак.

Бу хакта муниципаль район Советының егерме бишенче утырышында карар чыгардылар. Ачык тыңлаулар 2022 елның 24 ноябрендә иртәнге сәгать 10да узачак.

Депутатлар бүгенге утырышның көн тәртибенә куелган бу мәсьәлә – “ТР Чирмешән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Совет карары проектын тикшерделәр, әлеге проектны хупладылар.

Утырышта җирле үзидарә органнарының сайлап куелучы әгъзаларына, үз эшчәнлекләрен даими рәвештә башкаручы вазифаи затларына, контроль-хисап органнары рәисләренә, муниципаль хезмәткәрләргә, районның муниципаль предприятиеләр һәм учрежденияләр хезмәткәрләренә хак түләү күләме нормативлары турында, Советның 2018 елның 24 апрелендәге 149 нчы карарына үзгәрешләр кертелде, ул 2022 елның 1 октябреннән гамәлдә санала.

Депутатлар, район бюджетының керем өлешен 12 миллион 492 мең сумга, чыгымнар өлешен 15 миллион 580 мең сумга арттырып, район Советының 2021 елның 22 декабрендә кабул ителгән 79 нчы карарына да үзгәрешләр керттеләр. Бу бюджетта ел башына калган һәм быелгы өстәмә керемнәр хисабына мөмкин булды.

Көн тәртибендә тикшерелгән дүртенче мәсьәлә Советның районда социаль-хезмәт килешүләре буенча территориаль өчъяклы комиссия турында Нигезләмәне раслау белән бәйле иде. Шулай итеп Советның 2022 елның 28 июлендәге 127 нче карары да үзгәрешләр һәм өстәмәләр кичерде.

Муниципаль район Советының әлеге егерме бишенче утырышын Совет рәисе урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов алып барды, утырыш эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Айбатов та катнашты.

Кадыйр Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев