Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада яшәүче Ивановлар гел актив

Ульяновка сайлау участогына иң иртә килүчеләр арасында Ивановлар аеруча күп иде. Гомумән, бу зур нәсел бөтен чараларда актив. Сайлау участогы рәисе Николай Сергеевич, мәсәлән, инде дистә еллар әлеге җәмәгать эшен бик пөхтә алып бара.

-Бүген безнең гаиләдән генә дә монда 5 сайлаучы тавыш бирде, - ди Зинаида Яковлевна Иванова. -Сайлауга килми калганыбыз юк. Тынычлык, татулык булсын дип телибез. Тормыштан канәгать без. Сайланасы депутатлар, парламентыбыз яшьләр турында күбрәк кайгыртсыннар иде.

- Сайлаулар тыныч, закон кысаларында үтә, шикаятьләр юк, - ди Чирмешән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Активлык югары, 12 сәгатькә 9159 сайлаучы тавыш бирде дә, ягъни исемлеккә кертелгәннәрнең (14559 кеше) 63 проценты.

Югары Кәминкә, Казанка, Чумачка, Андреевка, Иске Элмәле, Иске Үтәмеш участокларында исемлектәгеләрнең 85-76 проценты сайлаган да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев