Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ульяновкада эш кораллары урлаган ир-ат 300 сәгать мәҗбүри эшләячәк

Кайчакта кеше исерек хәлдә айнык вакытында башына да килмәстәй гамәлләр кыла.

Ульяновка авылында туып үскән, Әлмәттә эшләп йөрүче, элек хөкем ителмәгән Сергей Ефремовка яшәү урыны буенча уңай характеристика бирәләр.

Май аенда Ефремов авылда була. Кичләрнең берсендә ул Ульяновка авылының бер читендә урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгы гаражы янына юнәлә. Аек булмаса да, монда нинди максат белән килгәнен яхшы белә. Тәрәзә аша гаражга уза һәм 7 мең сумлык эретеп ябыштыру аппараты һәм 6 мең сумлык “болгарка”ны урлап чыга.

Әлеге җинаять бик тиз ачыклана һәм җинаятьче судэскәмиясенә эләгә. Ул тулысынча үз гаебен таныган. Район суды С.Ефремовны, элек хөкем ителмәгәнлеген, гаебен тануын, китергән зыянны тулысынча каплавын һәм гаебен тануын исәпкә алып, 300 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем итә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X