Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ул көн башка кабатланмасын иде

Сугыш башланган 22 июньдә - Хәтер һәм кайгы көнендә чирмешәнлеләр әлеге, 1418 көнгә сузылган сугышта корбан булганнарны бер минут тын калып искә алдылар. Чирмешәндәге мәңгелек ут мәйданы каршында йөзләгән кеше җыелды. -Сугыш турында халык хәтере мәңгелек 1941 елның 22 июне беркайчан да кабатланмасын, дөньяда һәрвакыт тынычлык булсын иде, - диде...

Сугыш башланган 22 июньдә - Хәтер һәм кайгы көнендә чирмешәнлеләр әлеге, 1418 көнгә сузылган сугышта корбан булганнарны бер минут тын калып искә алдылар.

Чирмешәндәге мәңгелек ут мәйданы каршында йөзләгән кеше җыелды.
-Сугыш турында халык хәтере мәңгелек 1941 елның 22 июне беркайчан да кабатланмасын, дөньяда һәрвакыт тынычлык булсын иде, - диде район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин, митингта чыгышында.
8534 чирмешәнленең, миллионнарча Совет кешесенең гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, югалтулар хакында башка кайберәүләр дә сөйләде. Аннары Мәңгелек ут, Азатлык сугышчысы - билгесез солдат һәйкәле түренә веноклар куйдылар, чәчәкләр салдылар.
Митингта җитәкчеләр, оешмалар вәкилләре, кадетлар, мәктәп укучылары катнашты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хәтер көне