Төзергә дә, сатып алырга да була
Май аенда тагын ике якташыбызга-торак шартларын яхшырту хокукына ия ветераннарга федераль бюджеттан субсидия күчү турында белдерүкәгазе килгән. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Разыя Талипова Лашманда, гомер иткән йорты янында яңа өй салдырмакчы. Ә менә шул ук авылда яшәүче Хәниф Гыйматдиновка шәһәрдә квартира алырга ниятлиләр. Район буенча тагын 11...
Май аенда тагын ике якташыбызга-торак шартларын яхшырту хокукына ия ветераннарга федераль бюджеттан субсидия күчү турында белдерүкәгазе килгән.
Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Разыя Талипова Лашманда, гомер иткән йорты янында яңа өй салдырмакчы. Ә менә шул ук авылда яшәүче Хәниф Гыйматдиновка шәһәрдә квартира алырга ниятлиләр.
Район буенча тагын 11 кеше торак шартларын яхшырту өчен акча кайтуын көтә. Бу мөмкинлектән барлыгы 203 ветеран файдаланган да. Сүз уңаеннан. Бүген субсидия күләме 1 миллион 81 мең 47 сум 50 тиен тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев